Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

“Автобабай-2015”

Машина йөртү осталыгы буенча Халыкара өлкәннәр көненә багышланган V Республика конкурсына йомгак ясалды. Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ Идарәсе комплексы территориясендә узган "Автобабай-2015" финалында 42 шофер катнашты. Конкурста транспорт чараларына идарә итү буенча "В" категорияле шоферлык хокукына ия булган 60 яшьтән узган ир-атлар һәм 55 яшьтән узган хатын-кызлар катнаша...

Машина йөртү осталыгы буенча Халыкара өлкәннәр көненә багышланган V Республика конкурсына йомгак ясалды.

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ Идарәсе комплексы территориясендә узган "Автобабай-2015" финалында 42 шофер катнашты. Конкурста транспорт чараларына идарә итү буенча "В" категорияле шоферлык хокукына ия булган 60 яшьтән узган ир-атлар һәм 55 яшьтән узган хатын-кызлар катнаша алды. Аларга ике этап узарга - вакыт исәбенә карап, җиңел машинага махсус күнегүләр үтәп идарә итүнең гамәли күнекмәләрен күрсәтергә һәм Юл хәрәкәте кагыйдәләренә кагылышлы сорауларга җавап бирергә кирәк булды. Автобабайлар барлык сынауларны да бер машинада - 14 нче модельдәге "Лада" машинасында уздылар.

"Автобабай-2015" финалында безнең районның Усад авылыннан шоферлык стажы 35 елдан артык булган Алексей Лазарев катнашты. Конкурс йомгаклары буенча ул 14 нче урынны алды. Катнашучыларның барысына да Дипломнар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев