Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Анна Захарова: “Мин бөтен гомеремне эшемә багышладым”

Шушы көннәрдә “Серп и молот” авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Анна Андреевна Захарова үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтте. Хатын-кыз җитәкче биредә аңа кадәр башка рәисләр тарафыннан булдырылганнарны саклап кына калмады, ул аларны арттырды да, яңа казанышларга да иреште. Анна Андреевна бөтен гомерен авыл хуҗалыгы тармагында эшләүгә багышлады.

Иртә таңнан шалтыратып котлаулар, чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр. Эчкерсез, ихлас теләкләрдән юбилярның күңеле була, хәтта күзләр яшьләнә. Анна Захарова өчен юбилейлы туган көн иртәсе менә шулай башланып китә.

Анна Андреевна - Биектау районындагы иң алдынгы хуҗалыкларның берсе - “Серп и молот”ның хөрмәт казанган җитәкчесе. Ул 32 елдан бирле авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе булып эшли һәм шушы елларда ”Серп и молот”ны Татарстан Республикасы буенча лидерлар арасына күтәреп, хезмәттәшләре - ир-атларның хөрмәтен казанды. Шушы көннәрдә бу гаҗәеп тырыш ханым күркәм юбилеен - 70 яшьлеген билгеләп үтте.

- Бүген искиткеч көн. Минем күңелемдәге хис-тойгылар ташкын булып ургыла. Дусларым гына түгел, бик яхшы дусларым күп булганга сөенәм, - диде Анна Захарова.

Әлеге җитәкченең эш алымнарын Биектау районында гына түгел, башка районнар, авыл хуҗалыгы тармагына яңа килгән яшь белгечләр өйрәнде һәм өйрәнә, аннан үрнәк алалар. Анна Андреевна һөнәр серләренә совхозда гади бухгалтер булып эшләгән елларда ук төшенә башлаган. “Красная заря”дан соң аның хезмәт юлында “Вперед” совхозы да була, ул анда инде баш бухгалтер булып эшли. Ә соңрак, 1988 нче елда аны киң колач белән үсеш алган Шәпшегә - “Серп и молот” колхозына чакыралар.

- Мин бөтен гомеремне хезмәтемә багышладым һәм моның белән горурланам. Тормыш юлымда, бергә эшләгәндә янәшәмдә яхшы кешеләр булганга күрә эшем гел алга барды. Минем белән үз хезмәтләрен бөтен нечкәлекләренә кадәр белә торган ышанычлы кешеләр эшләде. Хезмәтемнең нәтиҗәсез калмавыннан мин бик канәгать, - дип сөйләде Анна Захарова.

А н н а А н д р е е в н а ирешелгәндә туктап калырга яратмый. Белгечләр белән киңәшеп, аларга таянып, хезмәт коллективы алдына яңадан-яңа бурычлар куя. Анна Захарова - Татарстан республикасының һәм Россия Федерациясенең Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Аны Биектаурайонында гына түгел, аның чикләреннән тыш та беләләр һәм хөрмәт итәләр. Анна Андреевна һәрвакытта да алдына мәгълүм максатлар куеп эшли. Агымдагы елга да тормышка ашырыласы планнары шактый зурдан.

Энҗе ГАРӘФИЕВА, Фәнил МӨХӘРЛӘМОВ фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев