Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

“Аллаһы Тәгаләгә ялварып”

Мәскәү блогеры Денис Куракин ВИЧ-инфекция темасын кузгатудан бер дә читенсенми. СПИД белән авырый башлагач, башта ул моңа әллә ни әһәмият бирмәгән, бу авыруга каршы көрәшергә кирәклеге аның башына бары тик 2015 нче елда гына барып җиткән. Исән калсам, башкаларны коткарачакмын, дип үз-үзенә сүз биргән. Бүген ул Инстаграмдагы битендә ВИЧ-инфекция турында яшерми сөйли. Әгәр синең анализларың “уңай” булса, нишләргә кирәклеген аңлата.

Үз блогында Денис ВИЧ һәм С гепатитына кагылышлы мәсьәләдә үзен конcультант итеп таныштыра. Ул башка темаларны да кузгата. Денис белән аралашу өчен без онлайн-очрашу форматын сайладык. Видеоконференция аның өчен гадәтләнгән күренеш, чөнки ул Инстаграмда үзенә язылучылар белән туры эфирда аралаша.

- Денис, ничек сез блог оештырырга булдыгыз?

- Мин блог оештырырмын дип планлаштырмаган да идем. Мондый карарга 2015 нче елда авыр хәлдә хастаханәдә ятканда килдем. Кешеләр белән була торган куркыныч мизгелләрне күзәтергә туры килде, күз алдында күпме яшь кешеләр үлде. Боларның барысын да күргәннән соң: “Күпме яшь кеше үлә, анда күпме кешедер инде?” - дип уйлана башладым.

Аннары миндә “Ә нишләп мондый хәл килеп чыккан соң?” дигән сорау туды. Аннары мин моның мәгълүмат җитмәүдән икәнлеген аңладым. Безнең илдә дөрес мәгълүмат юк. Бездә профилактиканың нәтиҗәсе сизелми. НКОдан тыш, асылда дәүләт моның белән шөгыльләнми. Һәм мин үз тәҗрибәм белән уртаклашу дөрес булыр, дигән нәтиҗәгә килдем.

Блогтан өзекләр: “Үземдә ВИЧ булуы турында башта ук шәһәр поликлиникасында әйттем. Уйламаганда-көтмәгәндә табибларның мине тулысынча аңлауларына төшендем, моның файдасын да күрдем. Үземнең статусым турында дусларыма сөйләдем. Аллага шөкер! Аларның һәркайсы мине шушы вакытка кадәр үзенә кунакка чакыра. Адәм актыгына, мөртәткә без үз теләгебез белән, үзебезнең инануларыбыз, куркуларыбыз һәм үз алдыбызга ниндидер чикләүләр куюыбыз белән әвереләбез”.

- Сез аудитория белән ничек аралашасыз? Сез үзегезгә язылучыларның язмышлары турында беләсезме?

- Еш кына миңа киңәшләшеп алу өчен генә язалар. Чөнки минем тәҗрибәм дә бар, аннары мин Мәскәү клиникаларының берсендә өстәмә рәвештә белемемне дә арттырдым. Миндә ВИЧ кына түгел, гепатит та, башка авырулар да бар иде. Боларның барысыннан да мин табиблар һәм яраткан кешем ярдәмендә котыла бардым. Шулай да бу минем шәхсән үз тәҗрибәм. Көн саен миңа 2-3 кеше мөрәҗәгать итә. Болар ВИЧ-инфекция йоктырган яңа кешеләр. Проблема менә шундый зур.

- Үзегезнең блогны алып бара башлаганда сез аны интернеттан файдаланучылар арасында шуның кадәрле кызыксыну уятыр дип уйлаган идегезме? Аудиториядән сез ни көттегез һәм өметләрегез акландымы?

- Асылда мин моннан әллә ни көтмәгән дә идем. Минем үз тәҗрибәм белән уртаклашасым килде - бары шул гына. Үземнең СПИДка каршы көрәшкән иң авыр көннәрем турында китап язарга булдым. Аның һәр бүлеге - чын мәгънәсендә юл картасы яки шундый ук хәлдә калганнар һәм нишләргә белми аптыраганнар өчен исән калу буенча инструкция. Булгаковның табиб язмалары бар бит. Ә мин пациент язмаларына керештем. Быел ул чыгарга тиеш инде.

- Денис, әлеге тема буенча сезнең фикерләрегез нинди?

- Мин кеше гомеренең асылда кабызылган шырпы икәнлегенә төшендем. Чынлыкта исә бу халәтне үз башына төшмичә бер кеше дә аңламый. Яшьләр кыска гына вакыт эчендә үлә бардылар. Әле хастаханәгә килгәндә үз аякларында булалар, бераз вакыттан инде аларның үлгәнлеген ишетәсең. Аларның берсе дә үзе белән шундый хәл булыр дип уйламагандыр. Шунлыктан тормышта ниндидер планнар корганда бөтенесенең дә Аллаһы Тәгалә кулында булуын аңларга тиешбез. Яшьләрнең кайберләренә бу көлке дә булып тоелыр. Мин мондый мөнәсәбәтне дә еш күрәм. Кешеләр аңламыйлар һәм: ”Җитте сиңа юк-бар белән мавыгырга” - диләр.

Чынлыкта исә Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итсәң, ул сине ишетә һәм аңлый. Әмма ул без гадәтләнгәнчә җавап кына бирми. Ул тормышта килеп чыга торган вакыйгаларны тудыра. Элек мин деградация хәлендә идем, чөнки берни дә эшләмәдем. Ә хәзер кешеләргә ярдәм итәсем килә һәм бу кешеләрне миңа Аллаһ җибәрә.

Блогтан өзекләр: “Моннан биш ел элек, СПИД белән бик нык авырганда Аллаһтан чын күңелемнән бер бик мөһим нәрсә турында ялварып сорадым: ”Әгәр дә миңа күпмедер гомер бүләк итәсең икән, минем тормышыма мәгънә дә бир. Үземнең тәртипсез тормышымда ясаган куркыныч хаталарымны төзәтергә мөмкинлек бир. Дөньяга файда китерү мөмкинлеге бир. Миңа кеше тормышларын коткаручы булырга рөхсәт ит!” - дидем.

- Сезнең блогның төп мәгънәсе нәрсәдә? Үзегезгә язылучыларга ниләр аңлатырга телисез?

- Күпчелек тик торганда да үз эченә бикләнә. Гомерләрен бушка уздыралар. Мин үзем дә гомеремнең күп өлешен шулай уздырдым. Хәзер моны аңлыйм һәм башкаларга да аңлатасым килә. Бездә халык акча эшләү белән мавыккан, ә инде гомерләренең азагына таба бик нык үкенә башлыйлар. Бу әйберләргә мөкиббән китәргә ярамый. Мин кешенең тормышының төп мәгънәсе, асылы бәхетле булуда, дип уйлыйм. Үзләрендә ВИЧ-инфекция, башка авырулар булуын белсәләр дә, бәхетле булырга тырышырга тиешләр. Тормышның гүзәллеген аңласыннар иде алар.

- Денис, башка кешеләрне дә ВИЧ-инфекция темасы турында аермачык сөйләргә рухландыруыгыз игътибарга лаек. Кызыклы әңгәмәгез өчен рәхмәт. Блогыгызны алып баруда уңышлар телибез!

Әңгәмәне Энҗе ГАРӘФИЕВА алып барды

Фото: Блогернын инстаграмы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев