Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Алия Хәйруллина - "Биектау FM" йолдызы

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Алия Хәйруллина. Әни... Һәрбер кешегә: олымы ул, кечеме, яшьме, картмы иң якын кеше. Ул безгә тормыш бирә. Аның кайгыртуы, җылылыгы, назы, сабырлыгы, тавышы,...

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Алия Хәйруллина.

Әни... Һәрбер кешегә: олымы ул, кечеме, яшьме, картмы иң якын кеше. Ул безгә тормыш бирә. Аның кайгыртуы, җылылыгы, назы, сабырлыгы, тавышы, җылы куллары сине беренче көннән үк чорнап ала.

"Биектау FM" йолдызы тапшыруының бүгенге каһарманы Алат авылында яшәүче яхшы, кайгыртучан ягымлы Алия Хәйруллина. Үзенең "Вконтакте"дагы битендә ул болай дип язган: "Фәрештәләрне юк дип әйтәләр. Алар бар. Тик аларны җирдә әни дип атап йөртәләр". Чыннан да, әни кешене беркем дә алыштыра алмый. Ул бердәнбер, ул кабатланмас кеше.

Яшь һәм кайгыртучан әнигә истә кала торган вакыйгалар, сау-сәламәт балалар, бәхетле тормыш телибез.

P.S. тапшыруның тулы аудиоязмасы "Вконтакте"дагы рәсми төркемебездә урнаштырылган.

P.P.S. Игътибар! Әлеге тапшыру өчен барлык мәгълүмат та тапшыру героеның "Вконтакте"дагы рәсми битеннән алына. Шунлыктан чынбарлыктан аерым урыннар да булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев