Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Алия Җамалиева - "Биектау FM" йолдызы

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Исеме җисеменә тәңгәл килүче "аллыкка ия" якташыбыз Алия Җамалиева бүген "Биектау FM» йолдызы. Әйе, күктә балкыган йолдызлардан һич кенә ким түгел Алиябез! Киресенчә, үзенә генә хас...

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга.

Исеме җисеменә тәңгәл килүче "аллыкка ия" якташыбыз Алия Җамалиева бүген "Биектау FM» йолдызы. Әйе, күктә балкыган йолдызлардан һич кенә ким түгел Алиябез! Киресенчә, үзенә генә хас җылылык, сөйкемлелек, нурлылык аны тагын да балкыта.

5 февраль көнендә дөньяга килгән Алия Җамалиева йолдызнамә буенча -Сукояр. Димәк, аларга гына хас хисчәнлек якташыбызга да хас. Шуңадыр, җыр-моңга, иҗатка гашыйк ул.

Реклама

Төп стенасында татар эстрадасының танылган җырчылары белән беррәттән, күпләребез яраткан кинолар турында да мәгълүматка тап булырга мөмкин. Алиянең яраткан җырчысы -Салават Фәтхетдинов дип, фикер йөртергә була. Танылган җырчыбызның 28 сезонында якташыбыз да булган.

P.S. тапшыруның тулы аудиоязмасы "Вконтакте"дагы рәсми төркемебездә урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев