Алинә Гыйниятуллина - "Биектау FM" йолдызы
Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Алинә Гыйниятуллина. Тормышта иң мөһим әйбер - гаилә. Кечкенәдән үк без игътибарлы һәм яхшы күңелле әти-әниләребез кайгыртуы астында яшибез, үсә төшкәч, безне яраткан...
Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Алинә Гыйниятуллина.
Тормышта иң мөһим әйбер - гаилә. Кечкенәдән үк без игътибарлы һәм яхшы күңелле әти-әниләребез кайгыртуы астында яшибез, үсә төшкәч, безне яраткан һәм безгә тугры булган икенче яртыбызны эзлибез. Алинәнең иренең бәхете булган. Алинә гаҗәеп чибәр, яратучы һәм тугры хатын. Иренә үзенең тугрылыгы турында ул "Вконтакте"дагы статусында язып куйган: "Мин аның белән гомерлеккә. Мин аның хатыны - нинди генә очрак булса аңа ышанычлы тыл. Аның миңа карата булган мәхәббәте өчен мин утка да, суга да керергә әзер". Светлана Чекалева язган әлеге сүзләр Алинәнең үзенең иренә карата булган җылы хисләрен тасвирлый.
"Вконтакте"дагы фотоларында Алинәнең студент кыздан башлап әни булугы кадәрле тормыш этаплары сурәтләнгән. Хәзерге вакытта ул үзенең улы рамазаны белән декрет лында. Яшь парга гаилә җылысы, күңелле көннәр һәм бәләкәчләре-улларының сау-сәламәт булып үсүен телибез. Бәхет, уңышлар һәм мәхәббәт юлдаш булсын сезгә.
P.S. тапшыруның тулы аудиоязмасы "Вконтакте"дагы рәсми төркемебездә урнаштырылган.
P.P.S. Игътибар! Әлеге тапшыру өчен барлык мәгълүмат та тапшыру героеның "Вконтакте"дагы рәсми битеннән алына. Шунлыктан чынбарлыктан аерым урыннар да булырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев