Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Алдынгы фермалар – республика авылларының киләчәге

Дөбьяз авылындагы Латыйповлар гаилә фермасында район күләмендә оештырылган күчмә киңәшмә узды. Аның эшендә Биектау районы хуҗалыклары җитәкчеләре, баш зоотехниклар һәм баш ветеринария табиблары, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре һәм идарә җитәкчесе Рәхимҗан Кәримов катнашты.

илгән кунакларны зур канәгатьләнү хисе белән үзенең роботлаштырылган фермасы белән таныштырды, роботларның ничек эшләве турында сөйләде. Сыерлар заманча саву залына кергәннән соң , р об от лазерлы хәрәкәтсизгеч прибор ярдәмендә сыерның җиленен таба, аны юа, де з и н ф е к ц и я я с ы й , җиленгә савым аппараты кидерә, сөтне сава һәм шуннан соң сыер зонадан чыгып китә. Бер робот 60 сыер белән эшли. Шул рәвешле, сыер саву эшендә кеше, гомумән, катнашмый диярлек. Робот хайванның авыруын да алдан ук сиземли, аның тән температурасын үлчи, протеин, шикәр күләмен ачыклый, мастит авыруы турында да алдан “хәбәр” итә. Автоматлаштырылган техника һәр сыерга азыкны да кирәк кадәр генә сала. Җәйге эссе көннәрдә бинада кондиционер эшли, ә салкын көнне робот кирәкле температура булдыра. Ашату һәм эчертү процессларының автоматлаштырылган булуы, микроклиматның уңайлы системасы энергоресурсларны һәм терлек азыгын да, шулай ук хезмәт ресурсларын да нәтиҗәле кулланырга мөмкинлек бирә.

Семинарда катнашучылар робот ярдәмендә эшләнгән аналитик материалларны зур кызыксыну белән карадылар, автоматлаштырылган ферманың уңайлык ларына бәя бирделәр.

Л а т ы й п о в л а р н ы ң гаилә фермасы 2009 елда оешкан иде. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министрлыгының грант программасында катнашып, алар 130 баш мөгезле эре терлек асрауга исәпләнгән терлек фермасы төзеделәр, сыер саву процессын автоматлаштыру максатыннан роботлар сатып алдылар.

Реклама

Бүгенге көндә ферма иң алдынгы заман технологияләре белән җиһазландырылган, районда гына түгел, республикада иң билгеле хуҗалыкларның берсе булып тора. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, эшне, ресурсларны саклый торган технологияләр буенча бердәм технологик режимда алып барырга мөмкинлек бирә торган җайланмалар кулланылу заман таләбе булып тора.

Б ү г е н г е к ө н д ә Латыйповларның гаилә фермасында 187 баш нәселле мөгезле эре терлек исәпләнә, шул исәптә 130 баш савым сыер да бар.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев