Аларның тормышының мәгънәсе - башкалар турында кайгырту
Алар табиблар, коткаручылар булмасалар да, барыбер батырлык эшләүчеләр булып саналалар. Чөнки бик күп балаларның күңелләрендә яшәү өмете уяталар, өлкәннәрнең тормышын ямьләндерәләр, аларга рухи күтәренкелек бүләк итәләр.
- Бездә Сабирова социаль хезмәткәр булып эшли. Без аның белән инде туганлашып та беттек, - дип сөйләде Сая авылында яшәүче Тәскирә Хәмидова.
Социаль хезмәткәрләрнең эше илебез өчен кыен чорда, хәтта бүген дә тукталып тормый. Алар алгы сызыкта. Алар волонтерлар да, ярдәмчеләр дә. Көннең көнендә һәм бернинди ялсыз - пандемия чорында өлкәннәргә ярдәм итү өчен кайнар линия менә шундый графикта эшли.
Биектау районында 100дән артык социаль хезмәткәр. Болар - медицина профилактикасы буенча республика үзәге дә, Биектау районының социаль яклау бүлеге дә, “Өмет” халыкка социаль хезмәткүрсәтү комплекслы үзәге дә.
8 нче июнь алар өчен - еллык эшкә йомгак ясау гына түгел, һәркайсына зур игътибар бирелә торган бәйрәм дә. Алар үзләре ярдәмгә мохтаҗ барлык кешеләр турында кайгырталар. Моның өчен мактаганнарын көтеп тормыйлар.Аларга ышаналар, аларны яраталар һәм һәр йортта көтеп алалар.
Социаль хезмәткәр булып һәркем дә эшли алмый. Алар - тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәмгә килергә әзер торучы олы йөрәкле кешеләр. Алар тормышта кыен хәлдә калганнарга ярдәм итәләр. Ә андыйлар ярдәмгә, тәрбиягә һәм җылы сүзгә мохтаҗлар. Социаль хезмәткәрләр пенсионерларга да, аеруча ялгызларга шундый ук җылы мөнәсәбәттә. Әбиләр һәм бабайлар, нинди генә хезмәт вәкилләре килсә дә, аларның янәшәсендә үзләренә беркетелгән социаль хезмәткәр буласын белеп торалар. Тәрбиягә алынганнарга мондый кайгыртучанлык бик тә кирәк, чөнки үзеңнең ялгыз булмавыңны белеп тору гаять мөһим. Гөлназ Сабированың “Өмет” Үзәгендә эшли башлавына 15 ел булган. Ул Саяда яши. Аңа социаль хезмәтләрдән файдаланучы 6 кеше беркетелгән. Эшендә аңа балалары бүләк иткән электроскутер ярдәм итә.
- Башта: “Улым, миңа бер дә килешмәс инде ул”, - дигән идем. Килешә, әни, килешә, диде. Шуннан алып та кайткан бу моны. Килеп утырдым, китми ич, улым, дим. Баксаң, ул арттан, мин егылмасын дип, тотып тора икән. Җибәргәч, китеп бардым. Шуннан бирле төшкәнем дә юк. Кыш көне ул булмагач, ямансу, җәяү чыгарга кирәк, - дип сөйләде Гөлназ Сабирова.
“Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү Үзәге хыялларны ачыклауда һәм теләкләрне тормышка ашыруда гына ярдәм итеп калмый. Аларның төп бурычы - сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга социаль мохиткә ияләндерү өчен булдыра алганча уңайлырак һәм яхшырак шартлар тудыру. Алар хәтта пандемия шартларында да балалар һәм өлкәннәр белән эшләү алымнарын тапканнар. Балалар белән кул эшләренә өйрәтү буенча онлайн-дәресләр уздыралар.
Бу юлы үз бәйрәмнәрен алар үзенчәлекле итеп билгеләп үтәргә булганнар. Бергә җыелу мөмкин түгел. Бары видеоэлемтә буенча гына. Район Башлыгы да аларны шулай котлаган. Үзәк хезмәткәрләре үзләре бәйрәм видеоролигы әзерләгәннәр.
Энҗе ГАРӘФИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев