Алан-Бәксәр мәктәбендә парламент дәресе уздырдылар
9 февраль көнне Алан-Бәксәр төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Татарстан 2030: республика киләчәгендә минем өлешем" дигән темага парламент дәресе үтте. Укучылар белән очрашуга Алан-Бәксәр авыл җирлеге депутатлары Фәния Каюмова һәм Римма Погодина чакырылган иде. Алар укучыларны 2015 елда кабул ителгән "Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеш стратегиясе" белән таныштырдылар, шулай ук үзләренең...
9 февраль көнне Алан-Бәксәр төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Татарстан 2030: республика киләчәгендә минем өлешем" дигән темага парламент дәресе үтте.
Укучылар белән очрашуга Алан-Бәксәр авыл җирлеге депутатлары Фәния Каюмова һәм Римма Погодина чакырылган иде. Алар укучыларны 2015 елда кабул ителгән "Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеш стратегиясе" белән таныштырдылар, шулай ук үзләренең эшчәнлеге, сайлаучылар еш мөрәҗәгать итә торган сораулар, бүгенге көннең актуаль проблемалары турында сөйләделәр. Укучыларга "Татарстан - 2030" дигән темага презентация тәкъдим ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев