Реклама
ЯҢАЛЫКЛАР
Алан-Бәксәр авыл җирлеге Советы депутаты балаларга Яңа ел күчтәнәчләре әзерләгән
Алан-Бәксәр авыл җирлеге Советы депутаты Шәфкать Гыйләҗев балаларга өченче ел рәттән инде яңа ел күчтәнәчләре әзерләгән. "Шәфкать Тәлгать улы өчен иганәчелек ярдәме күрсәтү яңалык түгел, ул бу эш белән байтактан шөгыльләнә. Җирлектәге бер генә бәйрәм дә аның ярдәменнән башка үтми, ул үзе укып чыккан Алан-Бәксәр мәктәбенә дә һәрдаим ярдәм итеп...
Алан-Бәксәр авыл җирлеге Советы депутаты Шәфкать Гыйләҗев балаларга өченче ел рәттән инде яңа ел күчтәнәчләре әзерләгән.
"Шәфкать Тәлгать улы өчен иганәчелек ярдәме күрсәтү яңалык түгел, ул бу эш белән байтактан шөгыльләнә. Җирлектәге бер генә бәйрәм дә аның ярдәменнән башка үтми, ул үзе укып чыккан Алан-Бәксәр мәктәбенә дә һәрдаим ярдәм итеп тора. Менә быел да Яңа ел алдыннан 52 мәктәп укучысы, 16 балалар бакчасында тәрбияләнүче һәм 4 физик мөмкинлекләре чикле булган бала депутат кулыннан Кыш бабай бүләкләре алачак", - дип белдерделәр Алан-Бәксәр авыл җирлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев