ЯҢАЛЫКЛАР
Алан-Бәксәр авыл җирлеге башлыгына Мәскәүдә Россия авыл хуҗалыгы министры рәхмәт белдергән (ФОТО)
Алан-Бәксәр авыл җирлеге башлыгы Зөхрә Гарифуллина Мәскәүдә Россиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгында узган авыл хатын-кызлары комитетының беренче утырышында катнашып кайтты.
Утырыш узганна соң, утырышта катнашкан кайбер хатын-кызларны Авыл хуҗалыгы министрының Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр. Бүләкләнүчеләр арасында Зөхрә Рөстәм кызы да бар иде. "Авыл хуҗалыгы өлкәсендә озак, нәтиҗәле эшләгәне һәм җәмгыять тормышында...
Алан-Бәксәр авыл җирлеге башлыгы Зөхрә Гарифуллина Мәскәүдә Россиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгында узган авыл хатын-кызлары комитетының беренче утырышында катнашып кайтты.
Утырыш узганна соң, утырышта катнашкан кайбер хатын-кызларны Авыл хуҗалыгы министрының Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр. Бүләкләнүчеләр арасында Зөхрә Рөстәм кызы да бар иде. "Авыл хуҗалыгы өлкәсендә озак, нәтиҗәле эшләгәне һәм җәмгыять тормышында актив эшчәнлек алып барганы өчен" ул министр Александ Ткачев имзалаган Рәхмәт хатына лак булды.
Зөхрә Гарифуллинаның эше ул җитәкчелек иткән авыл җирлегендә инвесторлар җәлеп иткәне һәм авыл хуҗалыгы җитештерүен җирлектә торгыза алганы өчен бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев