Ак халатлы фәрештә
Коронавирус таралу белән бәйле булган катлаулы чорда кеше гомере, аларның иминлеге сагында торучы район табиблары турындагы язмаларыбызны дәвам итәбез. Үзенең катлаулы эшенә җаваплы караган, ярдәм кулы сузарга әзер булган табиблар байтак районыбызда. Бүгенге сүзебез Дөбьяз авылы участок хастаханәсе яшь табибы Гөлназ Садыйкова турында. Ул хастаханәдә иң яшь белгечләрнең берсе. Килеп эшли башлавына да нибары 2 ел ярым гына. Шуңа да карамастан, хастаханә җитәкчелеге, коллегалары гына түгел, дөбьязлылар һәм күрше-тирә авыллардан килеп дәваланучы кешеләр дә аны хөрмәт итә, ярата, аның белән киңәшләшә. Ул кечкенәдән үк табиб булырга хыяллана. Әмма кечкенә чагындагы якты хыялдан чынбарлык күпкә аерылганын ул эшли башлагач кына аңлый.
Табибның көндәлек эш режимы белән якыннанрак танышу өчен без аның янына иртән үк килдек. Гөлназ Садыйкованың эш көне сәгать 8дә башлана. Башка һөнәр ияләре кебек атнасына ике көнлек ялы юк аның. Табиб атнасына 6 көн эшли. Көн саен 40тан артык авыру кабул итә. Димәк, атна саен 240-250 авыру белән аралаша, дәвалый.
Дөбьяз участок хастаханәсе аның өчен чит түгел. Бу диварлар белән ул балачактан таныш. Медицинага да ул әнисе Зөлфия юлыннан килә.
“Мин һәрвакыт үземнең әнием белән горурланып яшәдем, - ди Дөбьяз участок хастаханәсе терапевты Гөлназ Садыйкова. - Минем әнием гомере буе биредә ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтендә фельдшер булып эшли. Бала чактан ук аның белән йөрергә ярата идем. Аның белән бергә хастаханәдә кунган вакытларым күп булды. Миңа үземә һөнәр сайлаганда бик җиңел булды. Әнием - ярдәмчем, остазым, киңәшчем”. Медицина университетында 7 ел укып, тагын 1 ел ординатурада тәҗрибә туплап, врач-терапевт белгечлеген үзләштереп, диплом белән туган авылына эшкә кайта ул.
“Хәтеремдә, әни эшләгән елларда өлкән пациентлар бик күп иде. Аларга һәрвакыт медицина ярдәме кирәк иде. Шуңадыр ахрысы, өлкән буын вәкиле минем өчен бигрәк тә кадерле. Мин балалар табибы да була ала идем. Әмма өлкәннәрнең ярдәм сорап ялварган өмет тулы карашлары мине врач-терапевт булырга этәрде дә инде”, - ди Гөлназ Садыйкова.
Яшь табиб бүген дә профессиональ осталыгын арттыру белән шөгыльләнә. Замана медицинасы көн саен үзгәреп тора. Яңа ысуллар, технологияләр, яңа алымнар барлыкка килә. Гөлназ да үзенең профессорлары белән очрашып, аларның лекцияләрен тыңлаудан туктамый. Дөбьяз участок хастаханәсе баш табибы Рөстәм Фатыйхов та яшь белгечкә зур өметләр баглый, аның профессиональ дәрәҗәсен югары бәяли. “Авыруның ышанычын яулаган табиб - ул үз эшен яратучы, аны барлык нечкәлекләренә кадәр белүче табиб. Шулай булганда гына син хөрмәт казана аласың, үз эшеңнән тәм табачаксың.
Гөлназ Садыйкованың, яшь булуына карамастан, табиб һөнәрен җаны-тәне белән яратканы сизелеп тора”, - ди баш табиб. Гөлназ Садыйкова да, башка бик күп табиблар кебек, коронавирус эпидемиясенең алгы сызыгында эшли. Инфекция йоктырган бик күп авырулар белән аралаша, дәвалый, киңәшләрен бирә, тынычландыра. “Иң кыены шул - кешегә аның коронавирус йоктыруы һәм шул инфекция белән авыруы турында хәбәр итү”, - ди Гөлназ Садыйкова. Әмма яшь табибның аыруларга иң кыен вакытта гына әйтелә торган тылсымлы сүзләре, аларны тынычландыра торган эчкерсез елмаюы, бернинди дарулар белән дә алыштырып булмый торган мөгамәләсе дәвалый. Әлбәттә, андый табибка юлыккан кеше тизрәк терелә, андый авыру бәхетле була.
Энҗе ГАРӘФИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев