Ахыргы елларда Биектау районында уздырылган Сабан туйларына күзәтү
Сабан бәйрәме 2017 нче елда район тарихында моңа кадәр күрелмәгәнчә, иң күләмлесе һәм иң кызыклысы булыр дип көтелә. Ә башка елларда нинди булган соң бу бәйрәм? Искә төшереп узыйк. 2011 ел Еракта калган 2011 нче елга "барып килик". Моннан алты ел элек сабан бәйрәме Биектау район үзәгендәге стадионда уздырылган. Ул...
Сабан бәйрәме 2017 нче елда район тарихында моңа кадәр күрелмәгәнчә, иң күләмлесе һәм иң кызыклысы булыр дип көтелә. Ә башка елларда нинди булган соң бу бәйрәм? Искә төшереп узыйк.
2011 ел
Еракта калган 2011 нче елга "барып килик". Моннан алты ел элек сабан бәйрәме Биектау район үзәгендәге стадионда уздырылган. Ул елны Сабан туена салкын вакыт туры килгән, көндез җылылык нибары 15 градус тәшкил иткән. Әмма күңел ачуга һәм уеннарга һава торышы йогынты ясамаган. Төп көч сынашу көрәшчеләр келәмендә барган. Җиңүчеләргә симез тәкәләр әзерләп куелган. Ул елны абсолют батыр булып Радик Фәйзуллин кала. Сабан туе яшен яшьнәп, күк күкрәп яңгыр яуганда тәмамлана, әмма аңа карап берәүнең дә кәефе кырылмый.
2012 ел
Моннан биш ел элек, 2012 нче елда бәйрәм хезмәт кешеләрен - районның иң алдынгы игенчеләрен һәм терлекчеләрен данлаудан башлана. Ат чабышлары Сабан туе ачылганга кадәр Усадта уза, аннары ярышлар район үзәге стадионында дәвам итә. Ул елгы бәйрәмнең йөзек кашы биектаулыларның яраткан артистлары, республиканың иң яхшы башкаручылары Клара Хәйретдинова, Резедә Кадыйрова, Эльнар Сабирҗанов, "Аяз" балалар ансамбле катнашындагы концерт программасы була. Бу елны да абсолют батыр булып 2011 елгы җиңүче Радик Фәйзуллин кала.
2013 ел
2013 нче елда Сабан туеның колачы аннан алдагы еллардагыларын уздыра. Моңа Универсиада сәбәпче була. Бәйрәмне алып баручы Ринат Сабирҗанов һәм Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин барлык кешене, аеруча яшьләрне, шушы вакыйга белән котлыйлар. Урнашкан күркәм гадәт буенча, 2012 нче елдагы кебек, бәйрәм авыл хуҗалыгы алдынгыларын, районның иң яхшы механизаторларын, икътисад һәм башка тармаклардагы белгечләрне бүләкләүдән башлана. Һава торышы башка еллар белән чагыштырганда күпкә җылырак була. Бу елгы Сабан туе көрәш буенча аеруча истә кала. Көрәш бигрәк тә киеренке була һәм Илдар Аббасов җиңү яулый, төп бүләк - 100 килограммлы тәкә дә аңа эләгә.
2014 ел
Ул елны биектаулыларны район Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин белән бергә Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская да котлый. Кунаклар самолетларның күк йөзендә югары пилотаж фигуралары ясап очуын һәм парашютлары белән нәкъ менә стадионга ук килеп төшүен сокланып күзәтәләр. Ә бәйгеләр исә һәрвакыттагыча: аркан тартышу, капчык сугышы, йомырка салынган кашыкны авызга кабып йөгерү һәм башкалар. Абсолют батыр, 2013 елдагы кебек - Илдар Аббасов.
2015 ел
2015 нче елгы Сабан туеның әһәмияте аеруча зур була, чөнки ул районның 80 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана. Әмма көчле җил һәм яңгыр аркасында бәйрәм әздән генә бозылмый кала, кунаклар да таралыша башлый. Бераздан һава торышы уңайлана һәм күңел ачу дәвам итә.
Бөек Җиңү юбилее булганлыктан, мәйданга иң беренче ветераннарны һәм тыл хезмәтчәннәрен - Туган илебез өчен көрәшүчеләрне чакыралар. Аларга истәлекле бүләкләр тапшыралар. Ул елның үзенчәлеге - "Спорт сөюче Татарстан" мәйданчыгы. Анда ГТО нормаларын тапшырырга әзер булучыларны көтәләр. Милли көрәштә өченче ел рәттән Илдар Аббасов җиңә.
2016 ел
Узган ел бөтенесе дә гадәткә кергән программа буенча уза. Сабан туе соңгы тапкыр уздырыла торган район үзәге стадионында һәркем үзенең күңеленә хуш килгән бәйгеләрдә катнаша. Әле шашка һәм шахмат ярышы да уздырыла, шулай ук авыл җирлекләрендә җәйге уеннарга йомгак ясала. Кунакларны милли гармунчылар һәм Дагстанның канатта йөрүчеләре таң калдыра. "Затейники", "Мандарин", "Везунчики" бию студияләре артистлары бик матур чыгышлары белән сөендерәләр. Абсолют батыр - Данис Сәлахетдинов. Ул иң симез тәкәне күп кешеле ифтар ашы уздырыр өчен бүләк итә.
2017 нче елда сабан бәйрәмен уздыруда яңа этап башланачак. Быелгы Сабан туе иң күп кешеле булырга ошап тора, чөнки ул яңа "Казан арты" паркында узачак. Иртәгә үк инде анда бөтен республикадан килгән меңләгән кунак, бик күп көрәшчеләр һәм җайдаклар җыелыр. Оештыручылар яңартылган концерт программасы һәм күңелле бәйгеләр вәгъдә итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев