Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

“Аҗаган” замана белән бергә атлый

21 һәм 22 февральдә "Сандугач" балалар бакчасында балаларга патриотик тәрбия бирү максатында "Аҗаган" спорт-патриотик уены уздырылды. Уенда без балаларны чын Ватан сакчысы белергә тиешле күнекмәләр белән таныштырдык. Чөнки Туган илне саклау - һәр кешенең бурычы. "Аҗаган" кызыклы бәйгеләр итеп уздырылды һәм анда әтиләр дә катнашты. Чара бакча мөдиренең котлау сүзеннән...

21 һәм 22 февральдә "Сандугач" балалар бакчасында балаларга патриотик тәрбия бирү максатында "Аҗаган" спорт-патриотик уены уздырылды.
Уенда без балаларны чын Ватан сакчысы белергә тиешле күнекмәләр белән таныштырдык. Чөнки Туган илне саклау - һәр кешенең бурычы. "Аҗаган" кызыклы бәйгеләр итеп уздырылды һәм анда әтиләр дә катнашты.
Чара бакча мөдиренең котлау сүзеннән башланды. Балалар алып баручыларның хәрби техника, Россия армиясендәге гаскәрләр турындагы сорауларына бик җитди җавап бирделәр. Кыр почтасы бакчага хат китерде. Анда кайдадыр яшерен пакет булуы турында хәбәр ителгән иде. Балаларны бу бик тиз кызыксындырды һәм алар аны эзли дә башладылар.
"Очучылар", "Моряклар", "Танкистлар", "Җәяүлеләр" командаларына бүленделәр. Бер-берсен сәламләп, девизларын әйттеләр һәм һәркайсы осталыгын, кыюлыгын, булдыклылыгын күрсәтә ала торган чын көрәш башланды.
Без барлык сынауларны уздык һәм "яшерен пакет"ны эзләп таптык. Ачып карагач, гаҗәпләнүебезгә чик-чама булмады: анда чын солдат боткасын пешерүнең борынгы рецепты язылган иде.
Сугышчан биремне барысы да әйбәт башкардылар. Балалар үзләрен кыю, җитез, тату, бердәм команда итеп күрсәттеләр. Бик матур итеп "Җитез солдат" җырын җырлап күрсәттеләр. Аларга грамоталар тапшырылды. Ә бүлмәләрендә аларны армиядәгечә итеп пешерелгән итле карабодай боткасы көтә иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев