Реклама
ЯҢАЛЫКЛАР
3 яшькә кадәрге балаларга акча түләнә
Якын көннәрдә ана капиталына хокукы булган гаиләләрнең өч яшькә кадәрге балаларына бишәр мең сум акча түләнә башлаячак. Бу хакта Биектау районы пенсия фонды бүлеге хәбәр итте. Өстәмә акча Россия президентының 2020 елның 7 апрелендә кул куйган 249-нчы Указы нигезендә түләнә. Россия Пенсия фондының Татарстан идарәсе башлыгы Эдуард Вафин сүзләренә караганда, Татарстанда 85 меңнән артык гаилә федераль бюджеттан өстәмә ярдәм алачак. Мөрәҗәгать итү өчен гражданнарга 6 ай вакыт бирелә.
Акчалата ярдәмнең бу төре быелгы елның 1 июленә кадәр ана капиталына хокукы булган – сертификат буенча акчалар тулысынча файдаланып беткән булса да – барлык гаиләләргә дә түләнә.
Өстәмә акчалата ярдәм кискен эпидемиологик хәл уңаеннан федераль бюджеттан түләнә. Түләү ана капиталы күләмен киметми, башка социаль ярдәм чараларына хокукны билгеләгәндә гаилә керемендә исәпкә алынмый.
Фондның төбәк органнары, мөмкинлектән чыгып, гаиләләргә түләүгә хокуклары булуы турында шәхсән хәбәр итәчәк.
Пенсия фонды гаризаларны 1 октябрьгә кадәр кабул итә һәм бу түләүгә хокукы булган гаиләләргә барлык айлар өчен дә – апрельдән июньгә кадәр – түли.
5 мең сумны алу өчен es.pfrf.ru яки gosuslugi.ru порталларында шәхси кабинетта гариза бирү дә җитә. Сертификат ияләреннән башка бернинди документлар да тапшыру таләп ителми. Төбәк Пенсия Фонды, кирәк булса, барлык мәгълүматларны үзе соратып алачак.
Түләүләр түбәндәгечә булырга мөмкин:
1. Гаилә ике баланың берсенә ике яшь булса, ә икенчесе быел гыйнвар аенда туып, гариза апрель аенда ук тапшырылса, өч ай дәвамында гаилә һәр бала өчен 5әр мең сум акча алачак. Өч ай өчен 30 мең дигән сүз. Гариза быел сентябрь аенда гына тапшырылса, гаилә 30 мең сумны сентябрьдә үк алачак.
2. Әйтик, гаиләдә өч баланың икесе быел гыйнварда туган, ә зурысына май аенда өч яшь тула. Гариза апрельдә ук тапшырылса, гаиләгә апрель һәм май айларында – 15 мең сум, июнь аенда 10 мең сум акча түләнәчәк.
3. Бала май аенда дөньяга килсә, гаилә 10 мең сум алачак.
Идарәнең клиентлар хезмәте телефоны: 8 84365 3-16-13, 89375904197.
Контакт-үзәк телефоны: (843)279-27-27. Интернет-ресурс www.pfrf.ru , sprrt.ru www.vk.com/pfr_rt, www.facebook.com/pfrrt, www.twitter.com/PFR_TATARSTAN
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев