Районда террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышы уздырылды
25 октябрьдә районда террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышы уздырылды. Утырышта катнашучылар терроризмга һәм экстремизмга каршы тору өлкәсендә агымдагы елның 9 аенда башкарылган эшләргә йомгак ясады, муниципаль оешмаларның оператив төркемнәре Кагыйдәсен карады, Биектау районы оператив төркемен раслады, су белән тәэмин итә торган объектларны террордан саклау, мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә, мәктәпләрдә, башка...
25 октябрьдә районда террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышы уздырылды. Утырышта катнашучылар терроризмга һәм экстремизмга каршы тору өлкәсендә агымдагы елның 9 аенда башкарылган эшләргә йомгак ясады, муниципаль оешмаларның оператив төркемнәре Кагыйдәсен карады, Биектау районы оператив төркемен раслады, су белән тәэмин итә торган объектларны террордан саклау, мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә, мәктәпләрдә, башка уку йортларында, мәдәният йортларында, мәчет һәм чиркәүләрдә терроризмга каршы көрәш чараларын көчәйтү мәсьәләләренә тукталды, террористик гамәлләр булырга мөмкин булган объектларны һәм кешеләр күп була торган урыннарны террорчылыктан саклауны камилләштерү турындагы мәсьәләне карады.
Анда район җитәкчелеге, прокуратура һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары, муниципаль берәмлекнең террорчылыкка каршы комиссиясе әгъзалары, предприятиеләр, социаль билгеләнештәге объектлар җитәкчеләре катнашты
2015-2016 елларда район прокуратурасы тарафыннан экстремистлык, террорчылык күренешләрен булдырмый калу буенча даими эш алып барылды. Узган ел прокуратура экстремизмга каршы тору турындагы законның үтәлешен тикшерү буенча 6 урында эш алып барды. Аларның бишесендә закон бозу очрагы ачыкланды. Шундый ук тикшерү эшләре террорга каршы тору юнәлеше буенча да алып барылды. Барлыгы 48 тикшерү узган булса, шуның 40 очрагында законга каршы килгән күренешләр ачыкланды.
Тикшерүләр нәтиҗәсендә судка 7 гариза җибәрелде. 31 кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылды, 2 кеше кисәтү алды.
Агымдагы елның 9 аенда прокуратура экстремистик эшчәнлек буенча 1 материалны карап, Россия Федерациясе җинаять кодексының 37 матдәсе 2 пункты нигезендә җинаять эше кузгатты. Террорчылыкка каршы тору юнәлешендә 9 тәкъдим кертелде, 47 дәгъва гаризасы судка җибәрелде.
Биектау районы прокуратурасы интернет челтәрендә экстремистик рухтагы материалларны ачыклау йөзеннән дә даими күзәтү алып бара. Быелның соңгы 3 аенда шундый рухтагы 3 Интернет-бит ачыкланды. Тикшерүләр нәтиҗәсендә 1 материал суд карары белән берлектә интерне-ресурсны алга таба күзәтеп тору нияте белән Роскомнадзор идарәсенә җибәрелде. Калган материаллар буенча суд карары көтелә. Шул ук вакытта 1 очрак буенча кисәтү эшләре алып барылды.
2016 елда прокуратура районның террорчылыкка каршы комиссиясе эшен тикшерде. Тикшерүләрдән күренгәнчә, комиссия үз эшен план буенча алып бара. Комиссия утырышлары да планлы рәвештә бара. Әмма утырыш карарлары үтәлешен кабат тикшерү даими рәвештә алып барылмый. Террорчылыкка каршы комиссиясе сәркатибендә кайбер карарларның үтәлешен тикшергән докуменларның бөтендәй юклыгы ачыкланды.
Биектау районы башкарма комитетының 2015 елның 28 маенда кабул ителгән 1284 санлы Карары нигезендә районда милләтара, конфессияара мөнәсәбәтләр буенча эшче төркем оештырылган иде. Эшче төркемнең Кагыйданамәсе дә эшләнде. Әмма 2016 елда ул нибары 1 тапкыр утырыш уздырды. Утырыш беркетмәсендә аны уздыру вакыты күрсәтелмәгән.
Район прокуратурасы экстремистлык, террорчылык күренешләрен, милләтара низагларны булдырмый калу максатыннан дини оешмалар белән даими элемтәдә тора, аларның җитәкчеләре белән профилактик чаралар алып бара.
Хокук саклау органнары эшчәнлеген куелган юнәлештә көйләү мәсьәләләре буенча да эш алып барыла. 20 сентябрьдә хокук саклау органнары хезмәтчәннәре катнашында экстремистлык, террорчылыкка каршы тору мәсьәләренә багышланган чираттагы утырыш уздырылды.
Районда "2015-2017 елларда террорчылык һәм экстремистлык актларын кисәтү буенча муниципаль программа" кабул ителгән иде. Прокурату әлеге программаның үтәлешен тикшерде. Тикшерү нәтиҗәсендә программада планлаштырылган чараларның конкрет үтәү вакыты күрсәтелмәгәнлеге һәм кайбер чараларның финанс чыгымнар белән ныгытылмавы (хәвеф төймәсе урнаштыру, мәгълүмати стендлар ясау, халык күпләп йөри торган урыннарда видоекамералар урнаштыру чыгымнарыннан кала) ачыкланды.
Биектау районында террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышында халыкны яклау дәрәҗәсен арттыру буенча өстәмә гамәлләр билгеләнде, бигрәк тә кешеләр күпләп була торган урыннарда.
Утырышта районда террорчылык һөҗүмнәр булу ихтималы билгеләп үтелде. Шуңа бәйле рәвештә, Биектау районы хакимияте башлыгы хокук саклау структуралары һәм махсус хезмәтләр потенциаль террорчыларны һәм аларның иярченнәрен ачыклау буенча үз эшчәнлеген көчәйтелгән режимда гамәлгә ашырырга тиеш, дип билгеләп үтте. Район халкын уяу булырга, мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә, мәктәпләрдә, мәдәният йортларында, мәчет һәм чиркәүләрдә, гомумән, халык күпләп йөри торган урыннарда терроризмга каршы көрәш чараларын көчәйтү мәсьәләләренә тукталды, режим-саклау һәм тикшереп карау гамәлләрен көчәйтү зарурлыгына тыныч карарга, бик игътибарлы булырга өндәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев