Реклама
ЯҢАЛЫКЛАР
22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне. Район башлыгы мөрәҗәгате
Ватаныбыз иреге өчен сугышта һәлак булучыларга мәңгелек дан! 1941 елның 22 июнь таңында фашист Германиясе, сугыш игълан итмичә, Советлар Союзына һөҗүм иткәнгә 76 ел тула. Бүген Бөек Ватан сугышы башланган көн. 4 ел дәвам иткән авыр канкойгыч сугышта безнең ата-бабаларыбыз илебезне һәм Европаны фашист коллыгыныннан азат итте. Бөек Ватан сугышы...
Ватаныбыз иреге өчен сугышта һәлак булучыларга мәңгелек дан!
1941 елның 22 июнь таңында фашист Германиясе, сугыш игълан итмичә, Советлар Союзына һөҗүм иткәнгә 76 ел тула. Бүген Бөек Ватан сугышы башланган көн.
4 ел дәвам иткән авыр канкойгыч сугышта безнең ата-бабаларыбыз илебезне һәм Европаны фашист коллыгыныннан азат итте. Бөек Ватан сугышы елларында Биектау районыннан фронтка 16 меңнән артык кеше чакырылган, 10 меңнән артык кеше туган җиренә әйләнеп кайтмаган. 6якташыбызга Советлар Союзы Герое исеме бирелгән, бер кеше Дан орденының тулы кавалеры, бик күпләр орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгән.
Балалар, өлкәннәр белән беррәттән, сугыш михнәтләрен кичергән. Ләгънәт төшкән сугыш аларның барын да тартып алган: туганнарын, якыннарын, балачакның үзен.
Бу көннәрне оныту мөмкин түгел.
Ватаныбыз иреге һәм мөстәкыйльлеге өчен сугышта һәлак булучыларга мәңгелек дан! Без һәлак булучылар истәлегенә сакчыл карарга һәм аларны балаларга, оныкларга тапшырырга бурычлы. Сугыш дәһшәтләренә карамастан җиңгәннәрнең батырлыгы - алдагы буыннар өчен үрнәк.
Хәтер һәм кайгы көнендә Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә Бөек Җиңүгә бәһасез өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерәм һәм аларга ныклы сәламәтлек, иминлек телим!
Рөстәм КӘЛИМУЛЛИН, Биектау районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев