Биектау районы яңалыклары

"Биектау хәбәрләре" газетасы

18+
Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

2026 нче елда диңгез ялына арзан билетларны ничек табарга

Диңгез буендагы җәйге ял зур чыгымнар таләп итәргә тиеш түгел. Моның өчен билетларны кайчан һәм ничек сатып алырга кирәклеген белү мөһим.

Августта авиабилет бәяләре ничек үзгәрде

2026 нче елның августына Россия эчендәге авиарейсларга билетларның арзанаю тенденциясе диярлек туктады. Багажсыз минималь тарифның уртача бәясе июльдәге 11 482 сумнан августта 13 451 сумга кадәр күтәрелгән. Бу — 17 процентка арту дигән сүз.

Шул ук вакытта еллык чагыштыруда билетлар бәясе 2025 нче елның августы белән чагыштырганда барыбер 1–2 процентка түбәнрәк булып кала.

Шулай да отышлы тәкъдимнәр юкка чыкмаган. Базарда бәяләр төрлечә үзгәрә: кайбер юнәлешләрдә алар ике тапкырга кадәр арткан, ә кайберләрендә, киресенчә, өчтән бер өлешкә кимегән. Шуңа күрә тәкъдимнәрне җентекләп чагыштыру хәзер дә акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирә.

Авиабилетларга ничек экономияләргә

Билетларны вакытында сатып алыгыз

Ерак араларга йөри торган поездларга билетларны юлга чыгарга 90 көн кала алу иң отышлы санала. Ә авиабилетларны сәфәргә 1,5–2 ай кала сатып алу киңәш ителә.

Ташламаларны күзәтеп барыгыз

Авиакомпанияләр һәм билет агрегаторларының хәбәрләренә язылу махсус тәкъдимнәр вакытында билет бәясен 90 процентка кадәр киметергә мөмкинлек бирә.

Субсидияләнгән билетлардан файдаланыгыз

Ерак Көнчыгышта яшәүчеләр һәм ташламалы категорияләргә керүчеләр — күпбалалы гаиләләр, 23 яшькә кадәрге яшьләр, пенсионерлар өчен кайбер авиакомпанияләр субсидияләнгән билетлар тәкъдим итә.

Төрле хезмәтләрнең бәяләрен чагыштырыгыз

Бер үк рейска төрле агрегаторларда бәяләр аерылып торырга мөмкин. Шуңа күрә сатып алыр алдыннан берничә сервисны чагыштыру файдалы.

Атна уртасында очыгыз

Сишәмбе һәм чәршәмбе көннәрендәге рейсларга билетлар, гадәттә, җомга яки якшәмбе көннәренә караганда арзанрак була.

Поезд билетларына ничек экономияләргә

Алдан сатып алыгыз

Ерак араларга йөрүче поездларга билетларны юлга чыгарга 90 тәүлек кала алу иң отышлы вариант булып санала. Бу аеруча Краснодар крае юнәлешендәге җәйге сәфәтләр өчен актуаль, чөнки арзан урыннар бик тиз сатылып бетә.

Кеше аз йөргән көннәрне сайлагыз

Бәйрәмнәр һәм киңкүләм ял чоры вакытында поезд билетлары кыйммәтләнә. Экономияләү өчен атнаның эш көннәрен һәм туристлар агымы кимрәк булган чорларны сайлау отышлырак.

Махсус тәкъдимнәргә игътибар итегез

Ташучылар кайбер юнәлешләрдә еш кына ташламалар тәкъдим итә. Әйтик, купедагы өске урыннар кайчак плацкарттагы урыннардан да арзанрак була. Поезд белән еш йөрүчеләргә РЖД бонус картасын рәсмиләштереп, баллар җыю мөмкинлеге дә бар.

Мобиль кушымталардан файдаланыгыз

Заманча сервислар поезд билетын берничә минут эчендә онлайн сатып алырга, бәяләрне чагыштырырга һәм уңайлы урын сайларга мөмкинлек бирә. Кайбер кушымталар билетны комиссиясез кире кайтару һәм тәүлек әйләнәсе ярдәм хезмәтен дә тәкъдим итә.

Ял чыгымнарын киметергә тагын нәрсә ярдәм итә

Туристлар агымы иң көчле вакыттан соң ялга чыгу мөмкинлеге булса, бәяләр 2–3 тапкырга кадәр түбәнрәк булырга мөмкин.

Турыдан-туры курорт шәһәренә түгел, ә күрше шәһәргә очып, аннан такси яки автобус белән барып җитү кайчак күпкә отышлырак чыга.

Моннан тыш, банкларның һәм төрле сервисларның лояльлек программалары ярдәмендә кэшбэк алып, чыгымнарның бер өлешен кире кайтарырга мөмкин.

Сәфәрне алдан планлаштыру, ташламаларны күзәтеп бару һәм төрле тәкъдимнәрне чагыштыру җәйге ялны истә калырлык кына түгел, ә бюджет өчен дә отышлы итәргә ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев