Реклама
ЯҢАЛЫКЛАР
2 нче номерлы мәктәптә әфган сугышында катнашкан шәфкать туташлары белән очрашу узды
1979 елларда игълан ителмичә генә башланып киткән мәгънәсез Әфган сугышы күп кенә гаиләләргә олы хәсрәт китерде, япь-яшь ир-егетләрнең язмышларын үзгәртте. Әлеге сугышның каһарманнары безнең замандашларыбыз, алар эшлиләр, укыйлар, иҗат итәләр, ЯШИЛӘР! Тик анда булган вакыйгаларны гына искә төшерергә яратмыйлар, тизрәк онытасылары килә. Тик сугыш тиз генә онытылмый шул. Бүген Биектауның...
1979 елларда игълан ителмичә генә башланып киткән мәгънәсез Әфган сугышы күп кенә гаиләләргә олы хәсрәт китерде, япь-яшь ир-егетләрнең язмышларын үзгәртте. Әлеге сугышның каһарманнары безнең замандашларыбыз, алар эшлиләр, укыйлар, иҗат итәләр, ЯШИЛӘР! Тик анда булган вакыйгаларны гына искә төшерергә яратмыйлар, тизрәк онытасылары килә. Тик сугыш тиз генә онытылмый шул.
Бүген Биектауның 2 нче номерлы мәктәбендә әнә шул әфган сугышында шәфкать туташлары булып эшләгән шәхесләр белән очрашу узды. Безнең якташыбыз Мәүлия Һадиева әфган сугышы ветераны, аның янына кунакка сугышта бергә булган хезмәттәшләре кайткан.
Лидия Волынкина, Вера Чуваева (Дзержинск ш.), Татьяна Вологжанина, Алла Грязнова (Мәскәү ш.), Валентина Носкова (Санкт- Петербург ш.) һәм Мәүлия Һадиева сугышта күргән авырлыкларны, сугышчыларның газапларын, кыр госпиталендә күргән хәлләрне сөйләделәр. Очрашуда катнашкан 10, 11 сыйныф укучыларына Ватанны яратырга һәм якларга кирәклеген тагын бер кат искә төшерделәр. Киләчәктә уңышлар, сәламәтлек һәм бәхет теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев