Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Журналистлар белән очрашу

Узган шимбәдә республика Парламентында Татарстан Республикасының Дәүләт Советы рәисе, ТРның волейбол Федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның спорт темасын яктыртучы журналистлары белән очрашты. Ул үзенең чыгышында моның шушындый форматта уздырылучы беренче очрашу булуын билгеләп үтте. "Әле Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән эшләгән вакытта ук без спортны үстерә башладык, спорт җәмгыятьләре...

Узган шимбәдә республика Парламентында Татарстан Республикасының Дәүләт Советы рәисе, ТРның волейбол Федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның спорт темасын яктыртучы журналистлары белән очрашты.

Ул үзенең чыгышында моның шушындый форматта уздырылучы беренче очрашу булуын билгеләп үтте. "Әле Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән эшләгән вакытта ук без спортны үстерә башладык, спорт җәмгыятьләре һәм коллективлары, энтузиастларның тырышлыкларын хупладык, спортны республика үсешендә үзенчәлекле этәргеч итәргә теләдек. Бу үз ролен уйнады һәм сез Татарстанның чынлап та спорт республикасына әверелүен күрәсез", - диде ул. Аның сүзләренә караганда, Казанның спорт башкаласы статусын алуына спортчылар гына түгел, ә спорт җиңүләре турында сөйләүче, республикада физкультура һәм спорт темасын яктыртучы журналистлар да өлеш керткән.

Реклама

Ул Татарстанда халык арасында популярлык казанган күп санлы Боз сарайлары төзелүен билгеләп үтте. Бездәге кадәрле кышкы спорт объектлары башка беркайда да юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев