Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Якташыбыз, данлыклы көрәшче Данил Галиевның оныгы Харламов Кубогында көмеш медаль алган (+ФОТО)

Безнең якташыбыз, данлыклы көрәшче Данил Галиевның оныгы Данилга (исеме бабасы хөрмәтенә кушылган) Түбән Кама шәһәренең "Реактор" командасы составында Харламов Кубогы уеннарының көмеш медаленә лаек булды. "Реактор" яшьләр хоккей лигасында (МХЛ) уйный. Быел команда Салават Юлаев Кубогын алган, клубларның Дөнья Кубогында икенче урында, МХЛныңКөнчыгыш дивизионы җиңүчеләре булдылар. Сүз уңаеннан, Биектау районы...

Безнең якташыбыз, данлыклы көрәшче Данил Галиевның оныгы Данилга (исеме бабасы хөрмәтенә кушылган) Түбән Кама шәһәренең "Реактор" командасы составында Харламов Кубогы уеннарының көмеш медаленә лаек булды. "Реактор" яшьләр хоккей лигасында (МХЛ) уйный.
Быел команда Салават Юлаев Кубогын алган, клубларның Дөнья Кубогында икенче урында, МХЛныңКөнчыгыш дивизионы җиңүчеләре булдылар.
Сүз уңаеннан, Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин инициативасы белән, районда үзебезнең кадрларны үстерү максатыннан, данлыклы көрәшче Данил Галиевның оныгы Данилга Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясенә керү өчен квота бүлеп бирелде. Ул киләчәктә Биектауга хоккей буенча тренер булып кайтырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев