Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

ЯҢА ТЕХНОЛОГИЯЛӘРНЕ КЫЮ КУЛЛАНАЛАР

20 ноябрьдә Татарстан Республикасы буенча дәүләт теркәве, кадастр һәм картография Федераль хезмәте Идарәсе (ТР буенча Росреестр Идарәсе) оешуга өч ел тулды. Белешмә Әлеге хезмәт 2009 елда ТР буенча Роснедвижимость Идарәсен һәм ТР буенча Росрегистрация Идарәсен бергә кушу нәтиҗәсендә төзелде. 2010 елда ведомствога яңадан оештыру нәтиҗәсендә яңадан тө-зелгән Кама региональ геодезия...

20 ноябрьдә Татарстан Республикасы буенча дәүләт теркәве, кадастр һәм картография Федераль хезмәте Идарәсе (ТР буенча Росреестр Идарәсе) оешуга өч ел тулды.
Белешмә
Әлеге хезмәт 2009 елда ТР буенча Роснедвижимость Идарәсен һәм ТР буенча Росрегистрация Идарәсен бергә кушу нәтиҗәсендә төзелде. 2010 елда ведомствога яңадан оештыру нәтиҗәсендә яңадан тө-зелгән Кама региональ геодезия һәм картография идарәсе кушылды.
ТР буенча Росреестр Идарәсе җитәкчесе, баш дәүләт теркәүчесе - җитәкче урыннарда зур тәҗрибә туплаган Азат Галимҗан улы Җаббаров. Ул күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәте өчен күпләгән бүләкләргә һәм исемнәргә лаек булган.
Үз эшчәнлеге дәвамында ТР буенча Росреестр Идарәсе хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшыртуда шактый алга китте, шул исәптән гариза бирүчеләр белән эшләүдә электрон новацияләр кертелде. Халыкка иң кирәкле хезмәтләрне күрсәтүче ведомство өчен бу юнәлеш өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.
Идарәнең үзенә мәгълүматлар ресурсын һәм online-сервисларны берләштерүче Интернет-сайтын камилләштерү нәтиҗәсендә хәзерге вакытта гариза бирүчеләр Идарәнең теләсә кайсы территориаль бүлегенә өйләреннән һәм эш урыннарыннан чыкмый гына белгечкә кабул ителүгә языла, документларның әзерлеге турында белешә, Идарәнең барлык территориаль бүлекчәләрендә урнаштырылган on-line камералардан, шулай ук гариза бирүчеләргә үзләренең документлар пакетын электрон төрдә бирергә мөмкинлек бирүче "электрон алдан кабул итү" хезмәтеннән файдалана алалар. Хезмәтне ачык Интернет челтәреннән алу күпкә уңайлы.
Интернетка керә алмаган гариза бирүчеләрнең мәнфәгатьләрендә, шулай ук ришвәтчелекне булдырмый калу өчен, Идарәнең кабул итү офисларында алдан язылу мөмкинлеге белән электрон чират системасы урнаштырыла. Гариза бирүчеләрне кабул итү графигына килгәндә, ул оптималь: гражданнарны кабул итү атнага алты көн алып барыла, шуның белән бергә ике көн - өзлексез рәвештә унбер сәгать буена!
ТР буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан аеруча игътибар гариза бирүчеләр өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелә. Гариза бирүченең учреждениедән чыкканнан соңгы кәефе процессның ничек узуыннан тора, ә кирәк булганда ул яңадан мөрәҗәгать итә. Илдә үсеп килүче күп функцияле үзәкләр-нең эшчәнлеге кысаларында Идарәнең күпчелек территориаль бүлекләренең эше «бер тәрәзә» принцибында эшли, ә нәкъ менә Идарәнең 45 структур бүлекчәләреннән 40 ы Кадастр палатасы филиалы бүлекчәләре һәм башка оешмалар белән берлектә уңайлы, вазифалар башкаруга туры килерлек биналарда урнашкан.
Шунысын билгеләп үтү мөһим, ТР буенча Росреестр Идарәсе, дәүләт хезмәтләренең сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән теге яки бу программалар сынау (тест) уза торган даими мәйданчык булганлыктан, Росреестрның барлык пилот проектларында катнаша. Мәсәлән, Татарстан Россия Федерациясенең Росреестр сынап карау максатында Кадастр палатасына күчемсез милек хокукларына һәм аның белән килешүләргә (сделкаларга) дәүләт теркәве уздыруга документларны кабул итү һәм тапшыру, ЕГРПдан мәгълүматлар алу вәкаләтләрен биргән алты субъекты составына кергән иде. Нәтиҗәдә бүген күчемсез милек теркәүчеләрнең сайлап алу мөмкинлеге бар: ТРдагы Росреестр Идарәсенә мөрәҗәгать итәргәме, әллә Кадастр палатасынамы - гражданин моны үзе хәл итә.
ТРдагы Росреестр Идарәсе быел үз эшендә документлар алу һәм бирүдә гариза белән килүчеләрне кабул итү вакытын шактыйга киметергә мөмкинлек бирә торган ПК ПВД - программалы комплекстан файдалана башлады. Безнең тәҗрибә шундый да уңышлы булып чыкты, аны өйрәнергә илебезнең төрле почмакларыннан: Идел буе, Иркутск һәм Свердловск өлкәләре шәһәрләреннән, Якутия Республикасыннан һәм башка урыннардан ки-ләләр.
ТРдагы Росреестр Идарәсе уздыра торган барлык чаралар күчемсез милек хокукларын теркәү һәм аңа кагылышлы килешүләр төзү эшен мөмкин кадәр гадиләштерүгә, аны аңлаешлы һәм гариза белән килүчеләр өчен уңайлы итүгә юнәлтелгән.


Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев