Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Яңа ел тамашасына әзерләнәләр

Яңа ел - килеп җитәр алдыннан гына түгел, ә бәлки күп вакытлар алдан ук әзерләнә башлый торган бердәнбер бәйрәм. Биектауның мәдәният хезмәткәрләре быел бәйрәм уздыруның га-дәтләнгән алымнарын үзгәртергә булдылар. "Биектау" Боз сараеның бозлы сәхнәсендә үзенчәлекле Яңа ел тамашасы булачак. Хәзердән үк инде репетицияләр уздырыла, рольләрне башкаручылар билгеләнгән, костюмнарның нинди булачагы...

Яңа ел - килеп җитәр алдыннан гына түгел, ә бәлки күп вакытлар алдан ук әзерләнә башлый торган бердәнбер бәйрәм.

Биектауның мәдәният хезмәткәрләре быел бәйрәм уздыруның га-дәтләнгән алымнарын үзгәртергә булдылар. "Биектау" Боз сараеның бозлы сәхнәсендә үзенчәлекле Яңа ел тамашасы булачак. Хәзердән үк инде репетицияләр уздырыла, рольләрне башкаручылар билгеләнгән, костюмнарның нинди булачагы планлаштырыла.

- Бөтен серне алдан ук ачып бетермим инде, тамашачыларыбыз өчен көтелмәгән булса, күңеллерәк килеп чыгар, - диде үзәк мәдәният йорты директоры урынбасары Люзия Гайнуллина. - Кызыклы сценарий сайладык, рольләрне дә билгеләдек. Шунысын гына әйтеп китәсем килә, безнең командада тимераякка беренче тапкыр басучылар күп булса да, алга китеш күзгә күренерлек һәм бу Казанның «Хрустальный конёк» фигуралы шуу мәктәбе тренеры Екатерина Павлова тырышлыгы нәтиҗәсе. Ул безнең белән атнага ике тапкыр шөгыльләнә.

Дөньядагы иң күңелле, иң мәрхәмәтле, иң яраткан һәм могҗизалы бәй-рәмгә дә күп вакыт калмый. Яңа ел тамашасында катнашучылар - район учреждениеләре һәм оешмалары хезмәткәрләренең репетицияләргә нинди күтәренке күңел белән йөрүләренә карап фикер йөрткәндә, аларның бу эш белән ничек мавыгуларын аңларга мөмкин. Араларында бер генә профессионал да булмавын исәпкә алсаң, тимераякта басып тору гына түгел, ә бәлки ышанычлы итеп бию дәрә-җәсенә җитү өчен һәркайсының күпме тырышлык куюына төшенү кыен түгел. Яңа ел тамашасында яшь спортчылар - фигуралы шуу секциясенә йөрүчеләр дә чыгыш ясаячак.

Кар кызы белән Кыш бабайга да тимераякка басарга туры киләчәк. Якынлашып килүче бәйрәм турында уйласаң, хәзердән үк аны тоемлый һәм соклана башлыйсың: Биектау бозында әкият, могҗиза фигуралы шууның кабатланмас матурлыгы һәм таң калдыргыч үзенчәлеге белән бергә үрелер дә, тормышны ямь-ләндереп җибәрер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев