Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

“Везунчик” бию театры. Иҗат елы йомгаклары (+ФОТО)

2016/2017 нче уку елы "Везунчик" коллективы биючеләре өчен һәрвакыттагыча З нче Биектау мәктәбендәге бәйрәмнән - Белем көненнән башланды. Аннары чыгышларга бай көз, көндәшлек мәсьәләсендә кырыс кышкы һәм язгы фестивальләр узды. Ә инде даими рәвештә шөгыльләнү һәм көндәлек репетицияләрдән башка Халыкара конкурсларда җиңү яулау турында хәтта хыялланып та булмый. "Везунчик" бию...

2016/2017 нче уку елы "Везунчик" коллективы биючеләре өчен һәрвакыттагыча З нче Биектау мәктәбендәге бәйрәмнән - Белем көненнән башланды. Аннары чыгышларга бай көз, көндәшлек мәсьәләсендә кырыс кышкы һәм язгы фестивальләр узды. Ә инде даими рәвештә шөгыльләнү һәм көндәлек репетицияләрдән башка Халыкара конкурсларда җиңү яулау турында хәтта хыялланып та булмый.
"Везунчик" бию театрына йөрүче кызлар һәм малайлар "Исәнме, Россия!" Халыкара конкурсында катнашуга бик җаваплы мөнәсәбәттә булдылар. Зур әзерлек эше нәтиҗәсез калмады: 140 чыгыш арасыннан безнең коллективны да билгеләп үттеләр - ул III дәрәҗә Лауреат булды.
Театрыбыз коллективы район чараларында да катнашты. Алар Биектау районының участок сайлау комиссияләре рәисләрен бүләкләү (сайлауларны уңышлы уздырган өчен) тантанасын, Әниләр көнен, Укытучылар көнен, Өлкәннәр көнен, райондагы иҗат коллективларының хәйрия концертын үзләренең биюләре белән ямьләндереп җибәрделәр. Малайлар һәм кызлар 3 нче Биектау мәктәбе юбилеенда, "Бәләкәч" балалар бакчасы юбилеенда лаеклы чыгыш ясадылар һәм 2016 нчы ел район Башлыгы чыршысында чыгыш ясау белән тәмамланды.
Коллективка нәниләр өстәлү һәм аларның ел азагында әти-әниләр өчен ачык дәрестә катнашуы зур вакыйга булды.
2017 нче ел "Везунчик"лар өчен "Раштуа әкияте" һәм "Купидон түфлие" Халыкара конкурсларында катнашудан башланды. Анда коллектив киеренке көрәштә башка коллективларны уздырып, I һәм II дәрәҗә Лауреат исемнәренә лаек булды.
Аннары "Созвездие - Йолдызлык" конкурсының район туры башланды. Анда кечкенәләр дә, уртанчылар да 1 нче урыннарны алдылар. Аннан соң "Везунчик"ның ике коллективы да Әтнәдә әлеге конкурсның зона турында чыгыш ясадылар. Яшь биючеләр - кечкенәләр дә, зурлар да, тырышлыклары, чыгышларны югары осталык белән башкарулары нәтиҗәсендә Әтнәдән ике I һәм III дәрәҗә Лауреат Дипломнары алып кайттылар. "Созвездие - Йолдызлык"ның "УНИКС" мәдәни-спорт комплексында узган финал турына да 2 составта бардык. Уртанчылар төркеме финалга чыкты һәм "Иң яхшы сәнгати образ өчен махсус приз" дигән бүләкне яулады.
"Везунчик" бию театрының Бөтенроссия һәм Халыкара дәрәҗәләрдәге фестивальләрдән зур бүләкләр белән әйләнеп кайтуы беренче генә тапкыр түгел. Коллектив оешып, эшли башлаганнан бирле узган 4,5 ел эчендә балалар 50ләп дипломга лаек булдылар - безнең бию залы дипломнар һәм кубоклардан "балкып тора".
Язын бию театры республика күләмендәге "Көрәш буенча ТР чемпионаты" дип аталган район чарасында чыгыш ясады. Кечкенәләр составы 3 нче Биектау мәктәбендә Халыкара хатын-кызлар көне - 8 мартка багышланган чараны ачты.
Ә инде бер атнада кечкенәләр һәм уртанчылар яңа үрне яулады - балалар, үсмерләр, өлкәннәр һәм профессиональ иҗат коллективларның "Траектория -2017" Халыкара фестиваль-конкурсында катнашты. Әлеге проектта катнашу иҗади үсешкә зур этәргеч ясады. Фестивальгә Россиядән генә түгел, якындагы чит илләрдән дә килделәр. Шушындый дәрәҗәле конкурстан безнең "Везунчик"лар башларын горур күтәреп, II һәм III дәрәҗә Лауреат дипломнары, I дәрәҗә дипломантлар исеме белән әйләнеп кайттылар.
Элек яуланмаган үрләрдән нибары бер фестиваль - "Мәдәниятләр мирасы" Халыкара фестиваль-конкурсы гына калды. Конкурста катнашучылар эстрада, заманча һәм халык биюләре күрсәтәләр. Жюрины нибары хореография белән генә гаҗәпкә калдырып булмый: чыгыш турында гомуми тәэсирләр бәяләнә. Ул сәнгать ягыннан әһәмиятле булырга һәм балаларның яшенә туры килергә тиеш. Әлеге конкурста без өч 2 нче урынны, I дәрәҗә диплом һәм "Бәхет кошы" ("Жар-птица") проектының киләсе конкурсларында катнашырга чакыру белән бронза диплом алдык. Коллектив җитәкчесе Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. "Мәдәниятләр мирасы" фестиваленең иң югары ноктасы Гала-концерт һәм лауреатларны бүләкләү тантанасы булды. "Везунчик" бию театрында тәрбияләнүче 2 балага фестивальнең барлык җиңүчеләрен бүләкләү хокукы бирелде.
Әмма тынычланырга иртәрәк әле, районның вакыйгаларга һәм төрле чараларга бай тормышы балаларга ял турында уйларга вакыт калдырмый. Әле быел коллектив 5 еллык юбилеен да бәйрәм итәргә җыена бит.
Конкурслар һәм чаралардан тыш (соңгыларыннан - 9 Майга багышланган район күләмендәге бәйрәмдә һәм "Соңгы кыңгырау"да чыгыш ясау), балалар әле музыка мәктәбенең хореография бүлегендә тәрбияләнүче һәр бала белергә тиешле биюләрне ("Полонез", "Крестьянский бранль", "Полька"), шулай ук бию теориясен өйрәнергә дә өлгерәләр.
Чираттагы уку-бию елы тәмам һәм шушындый катлаулы да, нәтиҗәле дә елның азагында без 1 нче музыка мәктәбенең отчет концертында катнаштык һәм бу искиткеч вакыйга булды! Безнең балалар бию сәнгатендә зур камиллеккә һәм әле бик күп матур җиңүләргә ирешерләр, дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев