Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Узган елгыдан 73,9 тоннага күп

Узган тәүлектә Татарстанда 2931,5 тонна сөт савып алынган. Бу узган елгы күрсәткечтән 73,9 тоннага артыграк. Актаныш районы терлекчеләре сөт җитештерүнең артуына сизелерлек өлеш керткән, алар узган елга караганда 19 тоннага күбрәк сөт сауган. Кукмара районында үсеш 15,8, Саба районында 11,5 тонна. Кайбер районнар исә сөт җитештерүдә әле һаман да узган...

Узган тәүлектә Татарстанда 2931,5 тонна сөт савып алынган. Бу узган елгы күрсәткечтән 73,9 тоннага артыграк. Актаныш районы терлекчеләре сөт җитештерүнең артуына сизелерлек өлеш керткән, алар узган елга караганда 19 тоннага күбрәк сөт сауган. Кукмара районында үсеш 15,8, Саба районында 11,5 тонна. Кайбер районнар исә сөт җитештерүдә әле һаман да узган елгы дәрәҗәдән калыша. Әлеге исемлектә Бөгелмә (биредә сөт 20 тоннага кимрәк савып алынган), Яшел Үзән (20 тонна), Спас (13,9 тонна), Питрәч (13,6 тонна) һәм башкалар.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев