Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Урманчылыклар яңа машиналы булдылар

Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев тантаналы шартларда республика урманчылыкларында эшләүчеләргә илле «УАЗ» машинасы ачкычларын тапшырды. Быел республика бюджетыннан дәүләт урманчылыклары өчен урманнарны янгыннардан саклау максатында урманда патрульлек итү машиналарын алуга өстәмә акча бүлеп бирелде. - Быелгы ел Экология елы дип игълан ителгән иде һәм бөтен урман комплексы өчен...

Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев тантаналы шартларда республика урманчылыкларында эшләүчеләргә илле «УАЗ» машинасы ачкычларын тапшырды.

Быел республика бюджетыннан дәүләт урманчылыклары өчен урманнарны янгыннардан саклау максатында урманда патрульлек итү машиналарын алуга өстәмә акча бүлеп бирелде.

- Быелгы ел Экология елы дип игълан ителгән иде һәм бөтен урман комплексы өчен өстәмә рәвештә урманда патрульлек итү машиналарын алу - гаять мөһим вакыйга, - диде Наил Мәһдиев автотранспорт тапшыру тантанасында. - Ел саен без урманчылыкларның техник базасын ныгытабыз. Соңгы биш елда гына да республикада урман янгыннарына каршы көрәшү өчен биш янгын-техник станциясе төзелде. Шуның нәтиҗәсендә республика урманнарында янгын чыгуларга юл куелмады.

Татарстанда шифалы саф һавалы наратлыклары, елга-күлләре белән җаннарны тынычландырып, рәхәтләнеп ял итә торган чын мәгънәсендә матур урыннар күп. Тик ни кызганыч, ял итүчеләр үзләреннән соң чүп өемнәре калдыралар, яккан учакларын сүндерми китәләр. Табигатьнең гүзәллеген саклау өчен урман хезмәткәрләренә шактый тырышлык куярга туры килә. Табигатьне саклау чараларын буш кул белән генә тормышка ашыру мөмкин түгел, моның өчен техник чаралар кирәк.

- Әйе, яздан көзгә кадәр бакчачылар, табигать кочагына ял итәргә йөрүче шәһәр кешеләре безгә бик күп мәшәкать тудыралар, - диләр беравыздан урманчылык хезмәткәрләре. - Хәзер хәл бераз тынычланып китте китүен, әмма шулай да рөхсәтсез агач кисүләрне әлегә бетерә алган юк. Ел саен мондый закон бозучылар дистә ярымлап җыела.

Реклама

Мамадыш һәм Питрәч районнарында православие чиркәүләренә ут төртү очраклары белән бәйле рәвештә Татарстан Президенты урман хуҗалыгы министрлыгына аларны торгызуда ярдәм итү бурычын йөкләде.

- Безнең урманчылыкларда агач әзерләү башланды инде, тиздән балта осталары чиркәү бураларын салуга керешәчәкләр, - диде Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев. - Безнең белгечләр агач корылмаларны торгызу тәҗрибәсенә ия, 2014 нче елның беренче яртыеллыгында әлеге объектларны тапшырырбыз, дип тә планлаштырабыз.

Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, ТР Министрлар Кабинетының җаваплы хезмәткәрләре катнашкан тантана Шәһәр яны урманчылыгының Биектау районы территориясендә урнашкан Иске-Казан участок урманчылыгында узды. Автомашина алучылар арасында Ислейтар һәм Шәһәр яны урманчылыклары да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев