Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Урамнарга төтен исе таралмасын

Элек-электән халкыбыз утка шикләнеп караган һәм саклык белән генә эш иткән. Хәтта учакны да бары тик өлкәннәр генә тергезгән. Ә хәзерге вакытта нәрсә? Яз җиткәч, дача һәм торак йортларның тирә-юнен чистарту-җыештыру һәм шуның белән беррәттән, ничек кенә кызганыч тоелмасын, чүп-чарны һәм узган елгы үләннәрне яндыру эшләре башлана. Бу чорда авылларны...

Элек-электән халкыбыз утка шикләнеп караган һәм саклык белән генә эш иткән. Хәтта учакны да бары тик өлкәннәр генә тергезгән.
Ә хәзерге вакытта нәрсә? Яз җиткәч, дача һәм торак йортларның тирә-юнен чистарту-җыештыру һәм шуның белән беррәттән, ничек кенә кызганыч тоелмасын, чүп-чарны һәм узган елгы үләннәрне яндыру эшләре башлана. Бу чорда авылларны да төтен пәрдәсе каплый - биредә камыл һәм узган елдан калган саламга ут төртәләр.
Ни белән тәмамланасын алдан уйлап эш итмәү һәм балаларның, өлкәннәрнең "шуклыклары" энергетикларга бик күп мәшәкать тудыра. Ялкын коры үлән буйлап күз ачып йомган арада тарала һәм юлында очраган бөтен нәрсәне юк итә. Мондый янгыннар энергия җиһазларын зарарлый, кулланучыларны энергия белән тәэмин итүдә өзеклекләр китереп чыгара һәм кешеләрнең тормышына һәм сәламәтлегенә зур куркыныч тудыра.
Җир өслегеннән тарала торган янгыннар энергетика объектларыннан агач те-рәкләргә урнашкан 0,4 һәм 10 кВ линияләренә аеруча зур зыян китерә. Энергетиклар аларны торгызуга 100 мең сумнан күбрәк акча сарыф итәләр. 2011 нче елда коры үләнгә ут төртү аркасында Татарстан Республикасының төрле районнарында энергетика объектларына зыян килде. Янгынга китерүче төп сәбәпләр - авыл кешеләре яки агрофирма хезмәткәрләренең коры үлән һәм камыл яндыруы.
Хөрмәтле райондашлар! Электртапшыргыч линияләре янында камыл, коры үлән һәм иске саламга ут төртер-гә, янгын чыгуга китерә торган башка гамәлләр кылырга ярамый. Температура югары күтәрелгән чорда янгын чыгу куркынычы артканлыктан, энергетиклар Татарстан Республикасы халкын урманнарда, кырларда һәм җирлекләр территориясендә электртапшыргычлар линиясе һәм башка энергетика объектлары янында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен җиренә җиткереп үтәргә өндиләр.
Электртапшыргыч линиясе янында янгын чыкканны күрсәгез, бу турыда шунда ук якындагы электр челтәре предприятиесенә шалтыратыгыз. Телефоннар терәк-ләргә (баганаларга) һәм трансформатор подстанцияләренә язып куелган. Уртак иминлегебезне тәэмин итү өчен сезнең битараф булмавыгыз мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев