Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Урак тәмам!

"Суыксу" (директоры Ф.М.Алимов) һәм "Битаман" (директоры Ш.Җ.Вахитов) җаваплылыгы чикле ширкәтләре игеннәрне урып-җыюны тәмамлаулары турында беренчеләрдән булып хәбәр иттеләр. Суыксуда уҗым һәм сабан культуралары 900 гектар мәйданда чәчелгән иде. Аларны әле күптән түгел генә лизингка сатып алынган "Дон-1500 Б" комбайннарында дүрт комбайнчы һәм аларның ярдәмчеләре җыеп суктырды. Бу сезонда иң югары...

"Суыксу" (директоры Ф.М.Алимов) һәм "Битаман" (директоры Ш.Җ.Вахитов) җаваплылыгы чикле ширкәтләре игеннәрне урып-җыюны тәмамлаулары турында беренчеләрдән булып хәбәр иттеләр.
Суыксуда уҗым һәм сабан культуралары 900 гектар мәйданда чәчелгән иде. Аларны әле күптән түгел генә лизингка сатып алынган "Дон-1500 Б" комбайннарында дүрт комбайнчы һәм аларның ярдәмчеләре җыеп суктырды. Бу сезонда иң югары суктырышка Тәбрис Сабитов белән Дамир Сафин иреште.
"Битаман" ширкәтендә урып-җыюны 1060 гектар мәйданда дүрт агрегат белән уздырдылар. Бу хуҗалыкта урак чемпионы Камил Хөснетдинов булды. Әлеге хуҗалыклар коллективларын урып-җыюны уңышлы тәмамлаулары белән котлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев