Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

"Тәҗрибәгә чикләр юк" программасы кысаларында җитәкчеләр Суыксу авыл җирлегендә очраштылар (+ФОТО)

Соңгы елларда районның кайсыдыр җирлегендә бара торган социаль, икътисади, мәдәни тормышындагы күркәм үзгәрешләр "Тәҗрибәгә чикләр юк" программасы аша тиз арада таралу ала башлады. Әлеге программа моннан бер елдан артык элек район җитәкчелеге башлангычы белән оештырылган иде. "Тәҗрибәгә чикләр юк" программасы Биектау районы җитәкчелеге өчен тәҗрибә уртаклашу мәйданы буларак гамәлгә керде....

Соңгы елларда районның кайсыдыр җирлегендә бара торган социаль, икътисади, мәдәни тормышындагы күркәм үзгәрешләр "Тәҗрибәгә чикләр юк" программасы аша тиз арада таралу ала башлады. Әлеге программа моннан бер елдан артык элек район җитәкчелеге башлангычы белән оештырылган иде. "Тәҗрибәгә чикләр юк" программасы Биектау районы җитәкчелеге өчен тәҗрибә уртаклашу мәйданы буларак гамәлгә керде. Авыл советы башлыклары, предприятие, оешма җитәкчеләре барысы бергә үзгәрешләр җирлегенә барып, фикер алыша, тәҗрибә уртаклаша. Күптән түгел җитәкчеләрне Суыксу авыл җирлеге каршы алды.
Суыксу авыл җирлеге 6 авылны берләштерә. Анда 700 кеше яши. Танышуны Кече Рәс авылының социаль объектларыннан башладылар. Авылдагы "Дуслык" балалар бакчасына 12 бала йөри. Биредә балаларда спортка мәхәббәт тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Авылда мәдәният йорты, китапханә бар. Халыкка мәдәни-рухи тормыш алып бару өчен барлык шартлар да тудырылган.
Авылның үзенә генә хас күркәм гадәтләре бар. Ата-бабалардан калган бай мирасны бүгенге һәм киләчәк буынга танытуга бәяләп бетергесез өлеш кертүчеләр яши биредә. Шамил ага Закиров тагын ике елдан үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтәргә җыена. Авыр сугыш елларында ул чабата үрергә өйрәнә. Ул елларда авылның һәр кешесе Шамил үргән чабатада йөри. Чабата бүген музейларның иң кыйммәтле экспонатына әверелде. Шамил ага бүген дә чабата ясый, әмма бүген инде ул аларны туган якны өйрәнү музейлары заказы буенча гына һәм чабата үрүнең серләрен яшь буынга күрсәтү өчен генә бәйли. Ветеран кунакларга элегрәк заманда язгы чәчүне нинди ысул белән башкарганнарын да үз куллары белән күрсәтте.
Бу авылга килеп керү белән халкының тырышлыгы күзгә ташлана. Кече Рәстә 11 хуҗалыкта шәхси трактор бар. Шул тракторлар ярдәмендә сукалыйлар, чәчәләр, авыр хуҗалык эшләрен башкаралар. Чарада катнашкан кунакларны таң калдырган тагын бер яңалык - авыл халкы биредә яхшы көннең күктән төшкәнен көтеп ятмый, бүген инде ул иртә яздан парникта үстергән яшелчәсе белән сыйлана. Мондагы халыкның үз тәҗрибәсе, үз ысулы бар.
Суксу авылы 6 авылны берләштергән үзәк булып тора. Гадәттәгечә, биредә китапханә, фельдшер-акушерлык пункты һәм авыл Советы бер түбә астында, бер бинага урнашкан. Урта белем бирү мәктәбендә 46 укучы белем ала. "Тәҗрибәгә чикләр юк" проектының чираттагы чарасына нәкъ менә шул мәктәптә йомгак ясалды да инде. Биектау районы башлыгы урынбасары Әнәс Шакиров авыл җирлегенең әлеге чарага җитди карап, оешкан төстә әзерләнгәнен билгеләп үтте. Авыл җирлеге башлыгы Рамил Низамиев та мондый очрашуларның авыл халкы өчен бик мөһим икәнлегенә басым ясады. "Бүгенге чарага әзерләнгән вакытта моңа кадәр кул җитмәгән, "аннары"га калдырып килгән эшләр барысы да эшләнде", - диде ул.
Алдагы айда кайсы авыл җирлегенә, яисә предприятиегә, оешмага бару җирәбә салу юлы белән ачыклана. Чираттагы чара Каенлык авыл җирлегендә узачак.
"Тәҗрибәгә чикләр юк" программасы кысаларында бара торган чара Арча районында дәвам итте. Биектау районы җитәкчеләрен Арча районы хакимияте башлыгы урынбасары Любовь Осина каршылады. Ул Биектау районыннан килгән коллегаларын район үзәгенең истәлекле урыннары белән таныштырды. Любовь Михайловна сүзләренә караганда, моннан 4 ел элек Арчаның үзәк урамнарындагы иске һәм җимерек йортларны сүтү эше төгәлләнгән.
Кунаклар үзәк паркта булдылар, биредә район сабантуе, спорт ярышлары уза икән. Парк Арча җирлегендә дус-тату яшәүче төрле милләт вәкилләренең үзенчәлекле билгеләре белән бизәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев