Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

“Тәҗрибәгә чикләр юк” Иске Казан авыл җирлегендә (+ФОТО)

Район җитәкчеләре хезмәттәшләре белән уңай тәҗрибә уртаклашуны дәвам иттерәләр. Бу юлы делегация "Тәҗрибәгә чикләр юк" программасы кысаларында Иске Казан авыл җирлегенә килде. Анда ниләр белән гаҗәпләндерделәр һәм игътибарны нинди мәсьәләләргә юнәлттеләр? Бу турыда үз хәбәрчебез мәкаләсеннән укыгыз. Иске Казан авыл җирлеге - районның иң зур җирлекләреннән берсе. Аның составына 7...

Район җитәкчеләре хезмәттәшләре белән уңай тәҗрибә уртаклашуны дәвам иттерәләр. Бу юлы делегация "Тәҗрибәгә чикләр юк" программасы кысаларында Иске Казан авыл җирлегенә килде. Анда ниләр белән гаҗәпләндерделәр һәм игътибарны нинди мәсьәләләргә юнәлттеләр? Бу турыда үз хәбәрчебез мәкаләсеннән укыгыз.
Иске Казан авыл җирлеге - районның иң зур җирлекләреннән берсе. Аның составына 7 авыл керә. Җирлек башлыгы Гөлнара Закирова "Тәҗрибәгә чикләр юк" программасында катнашучыларны проблемалы урыннар буйлап алып китте. Беренче тукталыш - Коркачык авылындагы башлангыч мәктәп. Бина 1954 нче елда салынган. Биредә башлангыч сыйныфлар 4 ел укыйлар. Быел парталар артына 8 беренче сыйныф укучысы утырган. Авыл өчен бу күп. Кечкенә булуларына карамастан, аларның киләчәккә планнары зур.
- Мин Ринат исемле. Беренче сыйныфта гына булсам да, тиздән спорт залы һәм ашханәсе булган ике катлы якты мәктәптә укырмын, дип ышанам, - дип уртаклашты үзенең өмет-хыяллары белән 1 нче сыйныфта укучы Ринат Ибраһимов.
Икенче тукталыш - берничә фатирны кушып ясалган балалар бакчасы. Әмма кысанлык төшенкелеккә бирелергә сәбәп түгел. Биредә милли белем бирү игътибар үзәгендә.
Янәшәдә генә авылның горурлыгы - мәдәният йорты. Шушы ук бинада фельдшер-акушерлык пункты да, китапханә һәм авыл Советы да урнашкан. Биредә иҗатка гына түгел, спортка да игътибар бирелүен билгеләп үтү урынлы булыр.
- Спорт залы эшләп тора. Үсмерләр, яшьләр көрәш секциясенә бик яратып йөриләр, теннис, бильярд, шахмат-шашка уйныйлар. Балаларга шундый әйбәт шартлар тудырганнары өчен район җитәкчеләренә рәхмәт, - диде Коркачык авыл мәдәният йорты директоры Рәсим Хәйруллин.
Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Айгөл Хәйруллина оештырган курчак театры турында бөтен республикада беләләр. "Нечкәбил" театры әллә ничә тапкыр зур сәхнәләрне дә гөрләтте инде.
Биредә эш сөючән, уңган кешеләр яши. Булганының кадерен беләләр һәм тагын да арттырырга тырышалар. Закировлар гаиләсе, мәсәлән, шәхси ярдәмче хуҗалык белән шөгыльләнә башлаган. Әлегә алар хуҗалыгында бозаулары белән бергә 11 баш мөгезле эре терлек асрала. Арттыру турында хыялланалар. Максатларының тормышка ашачагын да белеп торалар. Чөнки дәүләт авыл кешеләренә махсус программалар белән ярдәм итеп тора бит.
Проблемалы урыннардан горурланырлык объектларга күчтек. Бүгеннән үк инде авыл җирлегендә модульле ике фельдшер-акушерлык пункты эшли, полиция вәкиле өчен йорт салынган. Иске Казан музей-тыюлыгы исә аеруча зур горурлык хисләре уята. Анда һәркем дә туган ягының тарихы белән таныша, күп яңа нәрсәләр турында белә ала.
Соңыннан йомгак ясалды. Биектау районы Башлыгы урынбасары Әнәс Шакиров җирлекнең кунакларны каршыларга яхшылап әзерләнгәнлеген билгеләп үтте. Янгын-коткару гарнизоны начальнигы, эчке хезмәт подполковнигы Азат Кәлимуллин барлык авыл җирлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итте. Урамда яз хакимлек итә, димәк, ташкын һәм янгын куркынычы арта торган чор турында уйланырга да вакыт: ташуның кинәт башлануы ихтимал, ә янгынны, билгеле булганча, сүндерүгә караганда булдырмый калуың җиңелрәк.
- Безгә алга китеп эшләргә кирәк. Без борчыган урыннарны беләбез, проблемалар һәм мәсьәләләр ачык - алар турында сөйләргә кирәк. Төп максат - кисәтүче чаралар, - диде очрашуда катнашучыларга Азат Кәлимуллин.
"Тәҗрибәгә чикләр юк" программасында катнашучылар нәкъ бер айдан, шул ук сәгатьтә һәм шул ук урында, тик бу юлы инде Чернышевка авыл җирлегендә очрашачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев