Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

ТКХ ХЕЗМӘТЛӘРЕ ӨЧЕН ТӘҮЛЕКНЕҢ ТЕЛӘСӘ КАЙСЫ ВАКЫТЫНДА ӨЙДӘН ЧЫКМЫЙ ГЫНА ТҮЛӘГЕЗ

Сентябьдә Татарстанда яшәүчеләр фатир өчен счетларны инфоматлар һәм ТР Дәүләт хезмәтләре порталы uslugi.tatarstan.ru аша 13 млн. сумга якын суммада түләгәннәр. Бүген, өйдән чыкмыйча гына, online режимында ТКХ хезмәтләре буенча исәпләүләрне тикшерергә, лицевой счет белән идарә итәргә, счет-фактурага үзгәрешләр кертергә, һәм, мәсәлән, фатирда берничә көн кайнар су булмаса, перерасчет ясарга, шулай...

Сентябьдә Татарстанда яшәүчеләр фатир өчен счетларны инфоматлар һәм ТР Дәүләт хезмәтләре порталы uslugi.tatarstan.ru аша 13 млн. сумга якын суммада түләгәннәр.
Бүген, өйдән чыкмыйча гына, online режимында ТКХ хезмәтләре буенча исәпләүләрне тикшерергә, лицевой счет белән идарә итәргә, счет-фактурага үзгәрешләр кертергә, һәм, мәсәлән, фатирда берничә көн кайнар су булмаса, перерасчет ясарга, шулай ук түләүләрнең барлык тарихын электрон төрдә сакларга мөмкин. Моның өчен Порталда "Личный кабинет"ны эшләтеп җибәрү кирәк. Аңа теркәлү гади - пароль җибәрелергә тиешле кәрәзле мобиль телефон номерын күрсәтергә кирәк.
ТКХ хезмәтләренә түләүне "Личный кабинет"ка теркәлмичә дә башкарырга мөмкин - бары түләү квитанциясендә күрсәтелгән лицевой счет номерын һәм түләү суммасын күрсәтергә кирәк.
ТКХ хезмәтләренә инфомат аша түләгәндә комиссия 2% тәшкил итә, uslugi.tatarstan.ru аша - 1%.
Бүген хезмәттән Татарстанның 1,2 млн. йорт хуҗалыгы файдалана ала (бу барлык йорт хуҗалыкларының 90%). Сезнең идарә компаниясенең сервиска кушылганмы-юкмы икәнен, http:// uslugi.tatar.ru/personal-account сылтамасы аша белергә мөмкин.
Әгәр сез үзегезнең идарә компаниясенең кушылуын белергә теләсәгез (8-843) 511-41-15 телефоны буенча шалтыратыгыз.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев