Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Татар җырчысы "Елама, ярсыма" җырын башкарганда сәхнәдә егылып үлгән (ВИДЕО)

Узган якшәмбедә Димитровград шәһәрендә югары категорияле педагог, җырчы һәм "Карлыгач" ансамбленең җитәкчесе Фәния Хәлиуллова вафат булган. Бу хакта dimgrad24 хәбәр итә.

"Сүнмәс йолдызлар" концертын ул оештырган һәм аны ачып та җибәрүче дә ул булган. Тик сәхнәдә "Елама, ярсыма" җырын башкарганда аның хәле начараеп китеп, ул ауган. Аны ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатканнар, тик гомерен саклап кала алмаганнар, аның йөрәге тибүдән туктаган.

Фәния Хәлиулловага нибары 53 яшь булган. Аның турында талантлы җырчы һәм вокал буенча тәҗрибәле укытучы буларак искә ала якыннары. Фәния ханым күп кенә милли татар бәйрәмнәрен алып баручы да булган. Бүген аны соңгы юлга озаталар.

Реклама


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев