Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Ташламалы салым. Кемгә, ничек?

Федераль салым хезмәте 2017 елның 1 апреленә кадәр 2016 ел өчен физик затларга милек салымына (күчемсез милек, җир, транспорт салымы) ясала торган ташламалар турында мәгълүмат җибәрергә киңәш итә. 2016 ел өчен беренче тапкыр салым түләү хокукына ия булган физик затлар күчемсез милеккә, җир мәйданына, транспортка ташламалы салым түләүләре турында теләсә...

Федераль салым хезмәте 2017 елның 1 апреленә кадәр 2016 ел өчен физик затларга милек салымына (күчемсез милек, җир, транспорт салымы) ясала торган ташламалар турында мәгълүмат җибәрергә киңәш итә.
2016 ел өчен беренче тапкыр салым түләү хокукына ия булган физик затлар күчемсез милеккә, җир мәйданына, транспортка ташламалы салым түләүләре турында теләсә кайсы салым органына мөрәҗәгать итә ала. Моның өчен физик зат салымны ташламалы рәвештә түләргә хокук биргән документларын "Салым түләүченең шәхси кабинеты" аша электрон ысул ярдәмендә яисә документларны почта аша һәм салым инспекциясенә үзе барып тапшырырга тиеш.
Федераль салым хезмәте кабат искәртеп узганча, Салым Кодексының 407-нче матдәсе нигезендә ташламалы салымга 15 төрле категориягә кергән физик затлар гына ия була ала. Муниципаль оешмаларның норматив хокукый актлары нигезендә өстәмә рәвештә билгеләнгән ташламалар да булырга мөмкин.
12 тонна һәм аннан да артык массалы һәм транспорт чаралары реестрының түләү алу системасында теркәү узган транспорт хуҗаларына-физик затларга транспорт салымыннан тулысынча азат итү яисә салымны өлешчә түләү өчен ташлама ясау РФ Салым Кодексының 361.1 матдәсе нигезендә законлаштырылган. Ә төбәкләрдә мондый төр ташламалар субъектларның эчке законнары нигезендә билгеләнә.
Җир мәйданы өчен салым ташламасы шул җирлектә урнашкан муниципаль оешмаларның норматив хокукый актлары нигезендә билгеләнә. Моннан тыш РФ Салым Кодексының 391-нче матдәсе нигезендә физик зат салым органына салым базасын (җир мәйданының кадастр бәясен) салым түләнми торган (10 мең сум күләмендә) дәрәҗәгә кадәр киметүләрен сорап гариза белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Милеккә билгеләнгән салым ташламалары турында мәгълүмат белән Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтына урнашкан "Милек салымына ташламалар турында белешә-мәгълүмат" бүлегенә кереп танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев