Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Табигать – уртак йортыбыз

Без барыбыз да - табигать балалары, димәк, безне аның белән күзгә күренмәс җепләр бәйләп тора. Табигать, еллар дәверендә тупланган бөтен файдалы әйберләрен биреп, безне яклый, саклый. Һәм кеше дә аңа кайгыртучанлык, игътибар, сакчыл мөнәсәбәт белән җавап кайтарырга тиеш. Быел игълан ителгән Экология елы кысаларында мәктәбебездә күп кенә төрле чаралар уздырыла,...

Без барыбыз да - табигать балалары, димәк, безне аның белән күзгә күренмәс җепләр бәйләп тора.

Табигать, еллар дәверендә тупланган бөтен файдалы әйберләрен биреп, безне яклый, саклый. Һәм кеше дә аңа кайгыртучанлык, игътибар, сакчыл мөнәсәбәт белән җавап кайтарырга тиеш.

Быел игълан ителгән Экология елы кысаларында мәктәбебездә күп кенә төрле чаралар уздырыла, территорияләрне яшелләндерү, агач-куаклар, чәчәкләр утыртуга зур әһәмият бирелә. Агымдагы елның октябрь аенда территориябезгә уңай санитар-экологик шартлар тудыру максатыннан "Агач утырту көне" акциясендә актив катнаштык. Мәктәп тирәсе уңайлы булса да, мәңге яшел чыршы агачларының матур булып үсеп китүе ямь өстенә ямь булыр дип уйладык - 100 төп чыршы утырттык. Чыршылар гаҗәеп матур гына да түгел, файдалы үсемлек буларак та билгеле. Ул агачлардан бүленгән фитанцитлар сулыш юлларындагы микробларны үтерү сәләтенә ия, агачлар янында сулыш алулары да җиңел, ә ылыс төнәтмәсе иммунитетны ныгыта, димәк, сәламәтлегебез өчен дә бик файдалы дигән сүз.

Агач, урман - җир йө-зендә яңартыла торган бердәнбер табигый байлык, һәм без моның өчен булдыра алганның барысын да эшләргә тырышабыз. Агачлар, урманнар юкка чыкса, бөтен тереклек тә бетәчәк, чөнки яшеллек, агачлар җир биосферасының экологик калканы булып тора - моны һәркем аңлыйдыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев