Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Спорт яңалыклары

Узган атна спорт вакыйгаларына бай булды. «Биектау» спорт комплексында «Сабантуй» балалар журналы призына татарча көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелегенә ярышлар узды. Республиканың милли көрәш буенча Федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин әлеге ярышларның зур оешканлык белән узуы турында билгеләп үтте. Районыбыз көрәшчеләренең ярышларга ныклы әзерлек белән килүе, шулай ук, тренерларның үз...

Узган атна спорт вакыйгаларына бай булды. «Биектау» спорт комплексында «Сабантуй» балалар журналы призына татарча көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелегенә ярышлар узды.
Республиканың милли көрәш буенча Федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин әлеге ярышларның зур оешканлык белән узуы турында билгеләп үтте. Районыбыз көрәшчеләренең ярышларга ныклы әзерлек белән килүе, шулай ук, тренерларның үз эшләрен оста башкарулары без көткән нәтиҗәне бирде: безнең команда республикада өченче урынга чыкты.
Яшь хоккейчылар да җиңү белән сөендерде. Россия беренчелегенә барган беренче ярышларда «Биектау-2005» хоккей клубы «Ак Барс» хоккей клубы белән очрашып, аны 5:4 исәбе белән отуга иреште. Икенче көнне «Ак Барс»лылар өстен чыкты. Әмма монда да безнең хоккейчылар «Ак Барс»лыларга буллитлар буенча гына оттырды. Исәп: 3:4.
ТР беренчелеге безнең командаларның ике җиңүе һәм бер җиңелүе белән тәмамланды. 2006 елгы яшүсмерләр Кукмара командасына юл бирделәр. Уен исәбе: 8:3. Ә 2007 елгы яшүсмерләр Буа командасын җиңүгә иреште 3:0. «Биектау-2004» командасы Нурлат командасы капкасына 11 алка кертте. Безнең капкага нибары 2 алка гына үтте.
2 - 4 март көннәрендә Мамадыш шәһәрендә милли көрәш буенча 1999-2000 елгы яшүсмерләр арасында ТР беренчелегенә "Татарстан яшьләре" газетасы призына ярышлар узачак. Әлеге ярышларга безнең район данын сакларга 9 спортчы барачак.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев