Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Солдатта булган, диләр!

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне. Бу көн безнең тарихыбызга Кызыл гвардия отрядларының 1918 елда Псков һәм Нарва янындагы сугышларда дошманнарны тар-мар итү көне итеп кереп кала. Менә шушы җиңүләр Россия илендә “Кызыл армия” барлыкка килүгә беренче адым булып тора. Һәм шушы көннән башлап, безнең илебез 23 февраль бәйрәмен билгеләп үтә башлый.

      Бик борынгы заманнардан ук Ватан сакчысы булу – дәрәҗәле, абруйлы

һөнәрләрдән саналган. Ил-көннәр тыныч булганда, егет кешенең армия

сафларында хезмәт итүе – ныклыкка сынауны үтү ул. Ата-бабаларыбыз

үрнәгендә, Ватан сагына басып,  илебез мөстәкыйльлеген яулаган еллардан алып бүгенге көнгә кадәр ничәмә-ничә егетебез армиядә хезмәт итеп кайтты. Аларның берсе дә солдат исеменә тап төшермәде, Ватан алдындагы бурычларын намус белән үтәде. Хәзерге вакытта безнең Айбаш авылы җирлегеннән  4 егетебез армиядә хәрби бурычларын үти. Соңгы елларда армия сафларында хезмәт итеп кайткан егетләр шактый.

     Февраль ае мәктәпләрдә хәрби-патриотик ай булганга, Айбаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә күптән түгел генә армия сафларында булып кайткан егетләр белән очрашу булып узды. Очрашуга 6 егет килде: Зарипов Фирзәр, Низамиев Илшат, Вәлиев Фәнил, Ситдыйков Фаил, Ситдыйков Руслан, Сафиуллин Фирдус.

     Егетләребез илебезнең төрле почмакларында хезмәт иткәннәр. Фирдүс –  Севастополь шәһәрендә, Фәнил  –  Самарада, Фирзәр  –  Алтай өлкәсендә, Руслан  –  Чиләбедә, Фаил  –  Мәскәү астында МЧС гаскәрендә, Илшат –   Хабаровск шәһәре тирәсендә. Хезмәт итеп кайткан икән дип әйтергә генә җиңел.Тыныч вакыт булгач, әллә ни авырлыклар юктыр әле, дип уйлыйбыз бит. Егетләр сөйләгәннән чыгып, аларның зур сынаулар үтеп, тормыш мәктәбендә зур чыныгулар алып кайтканын аңладык. Фаил 25 шәһәрдә төзекләндерү эшләрендә катнашкан. Чернобыльдә эшләгәндә, нурланыш алып, дәваланырга да туры килгән. Фирзәр кыш көне кыр шартларында палаткаларда яшәдек, ди. Илшат салкын якларда хезмәт итте. Шуңа күрә 40 градуслы салкында  каравылда торган чаклары булган. Руслан зур корылмалар төзүгә каралган җирләрне снайпер буларак чистартуда катнашкан. Болар барысы да егетләрдән зур түземлелек һәм ныклык сорый  торган эшләр шул.

       Очрашу кичәсе бер тында үтеп тә китте һәм  күңелләребезгә шулкадәр җылылыгы белән кереп калды. Укучылар, укытучылар да очрашудан алган тәэсирләре белән уртаклаштылар:    Гайнуллина Чулпан, 9 нчы сыйныф укучысы. “Солдатлар турында җырлар җырлыйбыз, шигырьләр өйрәнәбез, төрле фильмнар карыйбыз. Солдат булу, алар турында белү кызлар өчен дә, малайлар өчен дә бик кызык . Чын солдатларны күрсеннәр, солдат тормышы турында күбрәк белсеннәр, армия хезмәтенә барасы егетләргә үзләренең теләкләрен, үгет-нәсихәтләрен бирсеннәр дигән теләк белән татар теле укытучылары Низамиева Әлфинур апа белән Абдуллина Гөлнур апа укучыларны  армия сафларында хезмәт итеп кайткан солдатлар белән очрашуга җыйдылар. Кичәбез укытучы апаларның кереш сүзе белән башланып китте. Укучылар көче белән әзерләнгән концерт номерлары  очрашуны дәвам итте. Аннан соң егетләребезне сәхнәгә чакырдык. Алар һәрберсе бик күңелле, матур итеп солдат тормышы, үзләренең солдатта булган вакыйгалары белән таныштырдылар. Солдат тормышының авыр вакытларын да, кызыклы вакытларын да бик күңелләргә керерлек итеп сөйләделәр. Барыбыз да тын да алмыйча тыңлап утырдык. Аларның шулай матур итеп безнең алда чыгыш ясауларына сокландык, алар белән чын күңелдән горурландык. Солдатларга бирәсе сорауларыбыз да күп иде. Алар без биргән сорауларга бик тулы, матур җаваплар бирделәр. Чакырылган егетләребез һәрьяктан булган егетләр икәнен без белә идек инде, җыр-биюгә, уен-көлкегә  мәктәп елларыннан ук бик оста иделәр алар, шуңа күрә кичә барышында  кызык сөйләп көлдерделәр дә, күздән яшьләр килерлек хатирәләре белән дә уртаклаштылар. Кичәбез ахырында матур итеп бергәләп “Уфтанма” җырын башкардылар.Шулай итеп очрашу бергәләп фотога төшү һәм чәй табыны белән тәмамланды”.

     Ганиев Рашат, 9 нчы сыйныф укучысы. “Минем абыем Ганиев Булат  та бүгенге көндә Севастопольдә  диңгез  флотында хезмәт итә, шуңа күрә бу очрашу минем өчен аеруча якын һәм кызыклы булды. Егетләр хезмәт иткән урыннары, андагы шартлар, ашау-эчү тәртибе, дуслары белән мөнәсәбәтләре турында сөйләделәр. Армия тормышының күңелле мизгелләрен искә төшерделәр. Авыр вакытлары да булгандыр, ләкин безгә ул хакта сөйләмәделәр. Ахырдан солдатларыбыз мәктәптә укучы егетләребезгә файдалы киңәшләрен бирделәр: армиягә барыр алдыннан физик һәм рухи яктан әзер булырга, аралашучан булырга, һәр кеше белән уртак тел табарга, үз проблемаларыңны чишәргә өйрәнергә, иптәшләреңә карата ярдәмчел булырга. Мин  үзем дә армия сафларына барачакмын. Солдатлар биргән киңәшләрнең миңа тормышта кирәге булыр, дип уйлыйм”.

Замалиев Айнур, 9 нчы сыйныф укучысы. “Әле күптән түгел генә безнең белән бер мәктәптә укып йөргән абыйларны солдат итеп күрү бездә зур кызыксыну уятты. Алар безгә хәзерге заман солдатларының тормышы, армия хәлләре турында мавыктыргыч итеп сөйләделәр.Солдатларның бер көнлек паегын, көндәлек кирәк-яракларын күрсәттеләр. Алар алып килгән әйберләр белән мәктәпнең актлар залы күргәзмә залына охшап калган иде. Бу очрашу бездә бик дулкынландыргыч хисләр уятты. Берничә елдан соң безнең дә шундый солдат булачагыбызны уйларга мәҗбүр итте.”

    Сираҗиева Зөһрә, 9 нчы сыйныф укучысы. Язлар, көзләр җитсә, яшь егетләр тыз-быз килеп, юлга җыена башлый. Чирәм җирләргә дә, чит илләргә дә түгел, җырларда макталган, төшләргә кереп йөдәткән армия сафларына . Ватанны саклау – һәр ир-егетнең изге бурычы. Элек-электән килгән канун бу. Безнең әби-бабайларыбыз да солдатка китүне зурлап үткәргәннәр. Кемнең солдатка китүен бөтен авыл халкы белгән, аны, өйдән өйгә чакырып кунак иткән, зурлап, армия сафларына озаткан. Кызганычка каршы, соңгы елларда бу матур гадәтләр югала бара.  Солдатлар белән очрашу бездә бик уңай һәм җылы тәэсирләр генә калдырды. Мин очрашудан соң егетләр үз гомерендә хәрби бурычларын үтәргә тиешләр икән, дигән фикергә килдем. Армиядә кешенең фикерләү дәрәҗәсе арта, характеры да үзгәрә”.

Низамиева Әлфинур, татар теле укытучысы.

Ир-егетнең үтәр юлы озын,

Ир-егетнең бар шул бурычы.

Туган җирен өзелеп яратса да,

Чит  җирләрдә уза язмышы.

     Әйе, улыбыз Илшатның солдат хезмәте туган җиреннән бик еракта, Байкал арты төбәгендә үтте. Сүз белән әйтмәсә дә, сиздермәскә тырышса да, сагынды, бик сагынды безне, туганнарын; хәтта туган йортны фотога төшереп җибәрергә куша иде.  Татар халкы турында башка милләт кешеләренең уңай фикерләре Илшатның сагыну хисләрен бераз гына булса да онытып торырга ярдәм иткән. “Без сезнең халыкны эш яратканы, тыңлаучан булулары, кушканны төгәл үтәүләре өчен хөрмәт итәбез,” – дип әйтәләр икән. “Башка йомшаграк татар солдатлары өчен дә тырышам,” – дип, горурланып сөйли иде Илшат.  Башта Чита шәһәре янындагы хәрби частьта булды улыбыз. Ватанны саклаучылар көненә һәм Җиңү бәйрәменә багышланган хәрби парадта катнашты. Парадка бик нык әзерләнделәр. Тырышты, икенче парадта катнашуга да иреште. 

6 айлык укулардан соң тагын да еракка, Хабаровск шәһәре янына җибәрделәр. Анда барып җиткәч, беренче хис-тойгылары татар егетләренең анда шактый күп булуы белән бәйле иде. Чыннан да, “Безнең, татар солдатларының, бергә җыелып алганын күреп, башка милләт егетләре, шикләнеп, бездән ераграк китәргә тырышалар,” – дип  язды улыбыз. Мәктәптәге очрашу вакытында армия хезмәтендәге милләт егетләренең рейтингы турында да әйтеп китте Илшат. Аның әйтүе буенча татар егетләре якутлар белән дагстанлылардан кала, өченче урында икән. Дипломлы, белемле егетләргә армиядә авыр түгел, ди. Аларга караш та икенче. Гаиләдә, мәктәптә дөрес тәрбия алган солдатлар кайда да сынатмыйлар. Улыбыз армия тормышыннан беркайчан да зарланмады, безне борчымады. Тик ана йөрәге борчыла шул: туңмый микән, ашарына җитә микән һ.б. Юлда кайтканда (биш тәүлек кайтасы!) ашарга дип, аңа 5 паек бирмәкче булганнар, ул 3 не генә алган. Аның да берсе артып калган. Ул тартмадагы ризыкларны, кирәк-яракларны күреп шаккаттым мин: улларыбыз ач та, ялангач та булмаган бит! Җылы оекбашлар, чалбарлар, башка өс киемнәре җитәрлек икән. Фикеремне улыбызның хатындагы юллар белән тәмамлыйсым килә. “Безнең үзебезне тотышыбыз дөрес тәрбиядән тора. Монда төрле милләттән булган 100 дән артык егет хезмәт итә, һәрберсенең дөньяга карашы төрлечә. Шуңа карамастан командирларга без барыбыз да бер. Монда моны эшләмим, тегене ашамыйм, яратмыйм, дигән нәрсә юк. Ач каласың килмәсә, ашыйсың, сүз килмәсен өчен өчен генә булса да кушканны эшлисең. Сез мине ничек өйрәттегез? Биргәндә ал, алдыңа нәрсә куялар, шуны аша, тоткан әйбереңне урынына куй, өлкәннәрне хөрмәт ит, кечеләрне якла һ.б. дипме? Менә боларның барысы да монда кирәк. Монда бигрәк тә сагыну, яратуның нәрсә икәнен, туган йортның, якын кешеләреңнең кадерен беләсең икән... Әтием, әнием, мин сезне бик нык сагындым, бик нык яратам! Үзегезне саклагыз!” ___________________

        Армия сафларында хезмәт итеп, туган җирләренә зур чыныгу мәктәбе узып кайткан солдат егетләребезгә киләчәк тормышларында, эшләрендә уңышлар теләп калабыз. Җир йөзендә сугышлар кабатланмасын, яшь

егетләрнең гомерләре вакытсыз өзелмәсен, ата-аналар кайгы яше түкмәсен иде. Кеше җиргә яшәү өчен яратылган. Ә сугышлар –  безнең мәңге төзәлмәс йөрәк яралары.

       Тынычлык! Дөньяда аннан да изгерәк нәрсә бар соң? Илләр тыныч булсын. Туган яклардан читкә китәргә туры килсә дә, исән-сау үз ягыбызга әйләнеп кайтырга язсын!

                                                                  Гөлнур Абдуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев