Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

СӘЛАМӘТ ТӘНДӘ - СӘЛАМӘТ РУХ

Безнең районда 2012 елның 15 октябреннән 2013 елның 15 маена кадәр урта мәктәп укучыларының "Биектау муниципаль районы башлыгы олимпиадасы" спорт-сәламәтләндерү конкурсы уздырыла. Конкурс үсеп килүче яшь буынның сәламәтлеген ныгыту, укучыларны ярышларга тарту өчен комплекслы массакүләм физкультура-спорт чарасы булып тора. Төп бурычлар түбән-дәгеләрдән гыйбарәт: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, үсеп килүче яшь...

Безнең районда 2012 елның 15 октябреннән 2013 елның 15 маена кадәр урта мәктәп укучыларының "Биектау муниципаль районы башлыгы олимпиадасы" спорт-сәламәтләндерү конкурсы уздырыла.
Конкурс үсеп килүче яшь буынның сәламәтлеген ныгыту, укучыларны ярышларга тарту өчен комплекслы массакүләм физкультура-спорт чарасы булып тора.
Төп бурычлар түбән-дәгеләрдән гыйбарәт: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, үсеп килүче яшь буында тормышка уңай караш тәр-бияләү; дәрестән тыш вакытта балалар белән спорт-масса һәм сәла-мәтләндерү эшен алга таба да камилләштерү; мәктәпнең, районның физик үсеш буенча иң көчле сыйныфын ачыклау.
Конкурс ике этапта уздырыла: беренче этап - мәктәп этабы, 2012-13 нче уку елының октябреннән апреленә кадәр; финал ярышлары - Биектау станциясе стадионы, 2013 елның мае.
Конкурска әзерләнү һәм аны уздыру белән җитәкчелек итүне Биектау муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, "Тулпар" мәктәптән тыш эш үзәге, җәмәгать тәртибен саклау буенча "Форпост" яшьләр оешмалары үзәге башкара. Мәктәп этабын оештыру һәм уздыруны - белем бирү учреждениеләре,
2 нче этапны оештыру һәм уздыруны - яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, мәгариф бүлеге һәм "Тулпар" мәктәптән тыш эш үзәге, җәмәгать тәртибен саклау буенча "Форпост" яшьләр оешмалары үзәге башкара.
Конкурс түбәндәге ярышларны күздә тота: аркылы борыста тартылу; аркага яткан хәлдә гәүдәне күтәрү; утырган килеш алга иелү, бер дистанциядә ике юнәлештә йөгерү (челночный бег); тупны боҗрага ыргыту; тупны баскетбол кәрзиненә ыргыту; волейбол тубын сетка аша бирү; җиңел атлетика: 30, 60, 100 м; чаңгы ярышлары; тимераякта "Шорт-трек"; шахмат, шашка.
Конкурста катнашуга сәламәтлеге буенча яраклы һәм үзе белән медицина белешмәсе булган барлык укучылар кертелә. Программа малайлар һәм кызлар өчен күнегүләрнең аерым төрләрен үз эченә ала. Күнегүләр барлык физик сыйфатларны - көчне, җитезлекне, сыгылмалылыкны, чыдамлыкны, осталыкны күрсәтә алырлык итеп сайлап алынган. Ярышларны ябык биналарда - мәктәпләрнең физкультура залларында, коридорларында уздыру рөхсәт ителә, бу аларны ел тәүлеге буена уздырырга мөмкинлек бирә.
Мәктәп этабында 1 нче - 11 нче сыйныф укучылары катнаша. Беренче этапта мәктәптә сыйныфлар арасында ярышлар уздырыла. Шушы ярышларның йомгаклары буенча биш төр көрәштә җиңүчеләрне ачыклыйлар. Һәр мәктәптә уртача балл буенча спорт сөюче иң яхшы сыйныфны ачыклыйлар. Ул районның финал беренчелегендә (район буенча 1-6 урыннар) чыгыш ясый. Мәктәпнең спорт сөюче иң яхшы сыйныфы конкурста анда укучыларның санына бәйсез рәвештә катнаша, барлык укучылар ярыша (махсус медицина төркемендәге укучылардан башка). Йомгаклау зачетында һәр сыйныфның уртача баллы чыгарыла. Уртача балл буенча конкурс нәтиҗәләренә йомшак ясала. Уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев