Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Штраф түләмәгән өчен җәза - котылгысыз

2017 елның ике ае кысаларында Биектау районы ЮХИДИ идарәсе тарафыннан 80нән артык тәртип бозу очраклары ачыкланган, шуның 9ына административ кулга алыну карары чыгарылды. Сүз уңаеннан, Биектау районында түләнелмәгән штраф суммасы 3,5 млн сум тәшкил итә. Рамазан К.га бары 22 яшь кенә. Ләкин инде аны ике тапкыр бурычлары сәбәпле җаваплылыкка тарталар....

2017 елның ике ае кысаларында Биектау районы ЮХИДИ идарәсе тарафыннан 80нән артык тәртип бозу очраклары ачыкланган, шуның 9ына административ кулга алыну карары чыгарылды. Сүз уңаеннан, Биектау районында түләнелмәгән штраф суммасы 3,5 млн сум тәшкил итә.

Рамазан К.га бары 22 яшь кенә. Ләкин инде аны ике тапкыр бурычлары сәбәпле җаваплылыкка тарталар. Соңгы елда мондый гамәл аңа карата 15 тапкыр кулланыла. Юлларда җитди генә тәртип бозуларга бара ул. Һәр штраф диярлек суд приставлары тарафыннан алына. Судта үз гаебен таный. Соңыннан гына өстәп куя:

- Бурычны ике тапкыр арттырып түләу җәзасын бирсәгез иде. Тәүлеккә япсагыз, эштән куарга мөмкиннәр .

Биектау районында бурычлардан качып йөрүчеләрне тоту буенча рейдлар даими үткәрелеп тора. Әгәр дә иректәге 60 тәүлек җитмәсә, махсус изолятордагы 15 тәүлек барлык гамәлләрең хакында уйландырырга тиеш. Тик чыкканда бурыч күләме ике тапкырга артачак.

- Җәзаның котылсызлыгын ассызыклауны максат иткән юнәлешне ныгыту өчен РФ административ тәртип бозу турында кодексының 20.25маддәсенең 1 нче бүлеге буенча даими эшчәнлек алып барыла. Эшчэнлек кырыслана, шуңа да һәр гражданны үз вакытында штрафын түләргә чакырам, -дип билгеләп үтә Биектау районы буенча ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Раил Әминов.

…Гаепләнүчене тыңлап һәм аның сүзләрен игътибарга алып , хаким үз карарын чыгарды:

Ике эшне тикшергәннән соң, Рамазан махсус изоляторда 7 тәүлек уздырачак.

- Бер яктан килешәм. Тәртип бозмаска иде! Киләчәктә кабатланмаслыгына өметләнәм -, дип ышандырды Рамазан.

Өметләнергә түгел, бары тик тәртип бозмаска гына кирәк бит. Сүз уңаеннан, хезмәткәрнең изоляторда булган аралыгында аны эштән азат итмиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев