Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Шагыйрь белән очрашу

Китапханә хезмәткәрләре һәм Биектауның 1 нче урта мәктәбе укучылары белән очрашуга якташыбыз, шагыйрь Рафис Корбан килде. Ул күптән түгел Биектауның якташлар җәмгыяте идарәсе рәисе итеп сайланды. Әлеге чара шагыйрьнең 55 яшьлек юбилее хөрмәтенә оештырылды. Рафис Корбан үзенең иҗаты белән таныштырды, ә балалар аның туган авылы Кече Битаманга, әнисенә, якташларына багышланган...

Китапханә хезмәткәрләре һәм Биектауның 1 нче урта мәктәбе укучылары белән очрашуга якташыбыз, шагыйрь Рафис Корбан килде.

Ул күптән түгел Биектауның якташлар җәмгыяте идарәсе рәисе итеп сайланды. Әлеге чара шагыйрьнең 55 яшьлек юбилее хөрмәтенә оештырылды. Рафис Корбан үзенең иҗаты белән таныштырды, ә балалар аның туган авылы Кече Битаманга, әнисенә, якташларына багышланган шигырьләрен яттан сөйләделәр. Ул балалар шагыйре һәм язучысы буларак танылды, шуңа күрә күбрәк балалар шигырьләре яңгырады. Шагыйрь аларны үзе дә бик рәхәтләнеп укыды. Очрашу юбилярның "Керпе малае дуслар эзли" пьесасы буенча Яшь тамашачы театры куйган спектакль белән тәмамланды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев