Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Сабантуйга әзерләнәбез

Район Сабантуе 11 нче июньдә Биектау район үзәге стадионында узачак. Яраткан бәйрәмебез иртәнге сәгать 10да тантаналы рәвештә башланып китәчәк, бу вакытка инде Усад ипподромында ат чабышлары тәмамланган була. Сабантуйның төп вакыйгасы - милли көрәш белән беррәттән, мәйданда авыл хуҗалыгы һәм башка тармакларның иң яхшы хезмәткәрләре хөрмәтләнәчәк. Сабантуйдагы ярыш йомгаклары һәм...

Район Сабантуе 11 нче июньдә Биектау район үзәге стадионында узачак. Яраткан бәйрәмебез иртәнге сәгать 10да тантаналы рәвештә башланып китәчәк, бу вакытка инде Усад ипподромында ат чабышлары тәмамланган була. Сабантуйның төп вакыйгасы - милли көрәш белән беррәттән, мәйданда авыл хуҗалыгы һәм башка тармакларның иң яхшы хезмәткәрләре хөрмәтләнәчәк. Сабантуйдагы ярыш йомгаклары һәм ел дәвамындагы спорт казанышлары буенча авыл җирлекләре командалары билгеләп үтеләчәк.
Башкарма комитетның агымдагы атнаның дүшәмбесендә Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Раил Зәйнуллин уздырган утырышы бәйрәмгә әзерлек мәсьәләләренә багышланды. Спорт уеннарын оештыру өчен нәрсәләр кирәклеге алар өчен җаваплы кешеләр белән бергә тикшерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев