Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Сабанда сайрашмасаң, ындырда ыңгырашырсың

Республика Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан аграрийларының язгы чәчү эшләренә әзерлеге турында сүз барды. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, мартның икенче яртысындагы салкыннар язгы чәчү эшләрен бераз...

Республика Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан аграрийларының язгы чәчү эшләренә әзерлеге турында сүз барды. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, мартның икенче яртысындагы салкыннар язгы чәчү эшләрен бераз чигерде. Апрельнең икенче ун көнлеге басулардагы беренчел эшләрне: уҗым культураларын ашлау һәм тырмалау эшләрен башлап җибәрү чоры булачак.
Хәзерге вакытта республика районнарында чәчү техникасын агрегатлау бара, шулай ук авыл хуҗалыгы оешмалары киселешендә эш планнары кабул ителә.
Бу атнада Биектау районында да язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләре тикшерелде. Җитди органнар язгы кыр эшләрендә катнашырга тиешле техниканың әзерлеген күзәтте. "Тракторның алгы һәм арткы яткырткычлары эшләргә, аптечка һәм янгын сүндерү җайланмасы да кул астында гына булырга тиеш. Әгәр мондый характердагы җитешсезлекләр барлыгы күренә икән, димәк, трактор әзер түгел, дигән сүз. Трактор техник яктан күзәтүне 2017 елда гына узган булуы шарт", - диде Биектау районы Гостехнадзор башлыгы Рәшит Гарипов.
Комиссияләрнең бурычлары арасында - техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген, хезмәтне саклау кагыйдәләренең үтәлешен, үсемлекчелекне яклау чаралары үтәлүен, авыл хуҗалыгы машиналарын агрегатлаштыруның сыйфатын билгеләү (комиссиягә барлык төр әзер агрегатлар күрсәтелергә тиеш).
Техника әзерлегенең торышын билгеләү ремонтланган һәр техника буенча техника таләпләре нигезендә башкарыла. Тракторларга сезонлы техник хезмәт күрсәтелгән, аларның техник төзеклеге тикшерелгән, тышкы яклары шулай ук тәртипкә китерелгән булырга тиеш.
"Техникада булган кечкенә генә җитешсезлекләргә дә игътибар итәбез. Җитешсезлекләр турында акт төзибез. 20 көннән соң тагын килеп тикшерәбез. Гадәттә, икенче тапкыр караганда хуҗалык без күрсәткән барлык җитешсезлекләрне дә бетергән булып чыга", - ди Гостехнадзор башлыгы.
Быел районның барлык хуҗалыклары да чәчү культурасын төрләндерергә ниятли.
"Көнбагыш - табыш китерә торган культура булып исәпләнә. Быел без аны 200 гектарда чәчәргә уйлыйбыз. Аны сатар урын да бар, хуҗалыкта да аны кулланырга була. Савым сыерлары өчен маен сыкканнан соң калган түбе бик файдалы", - ди "Урак һәм чүкеч" хуҗалыгы башлыгы Анна Захарова.
Комиссия әгъзалары билгеләп үткәнчә, "Татарстан" хуҗалыгы язгы чәчүгә тулысы белән әзер. Алар кредит алмыйча гына бу җаваплы эшне башкарып чыга алган.
"Бүгенге көндә без язгы чәчүгә әзер, дип курыкмыйча әйтә алабыз. Барлык тракторлар да ремонтланган, алар әзерлек сызыгында", - ди "Татарстан" агрофирмасы директоры урынбасары Наил Хәйретдинов.
Биектау районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Идарәсе башлыгы Рәхимҗан Кәримов сүзләренә караганда, быел район бөртеклеләрдән уңышны 10%ка арттырырга ниятли. Шуңа күрә техниканың төзеклегенә аеруча игътибар ителә. "Район буенча караганда, без бүгенге көндә барлык хуҗалыкларны да тикшереп чыктык. Техниканы кабул итү буенча семинарлар уздырдык. Нәтиҗәдә, күргәнебезчә, барлык техника да язгы чәчүгә әзер", - дип билгеләп үтте Рәхимҗан Кәримов.
Биектау районы язгы чәчү кампаниясен уздыру өчен бөртекле, кузаклы һәм ярмалы культуралар орлыклары белән тулысынча тәэмин ителгән. Авыл хуҗалыгы культураларының уңдырышлылыгы, иң беренче чиратта, орлыкларның сыйфатлы булуына бәйле. Быелгы симәнә узган елгылардан күпкә яхшырак. Бөртекнең тыгызлыгы 3-5 граммга авыррак, төрле авырулар белән зарарлануы да 2 тапкырга кимрәк.
"Биектау, Арча, Питрәч районнары орлык белән тулысынча тәэмин ителгән", - диде Россельхозцентрның Биектау төбәкара бүлеге башлыгы Сәгыйт Сәләхетдинов.
10 апрельдә авыл хезмәтчәннәре язгы кыр эшләренә керешергә тиеш. Чәчү кырларның кардан арынуына бәйле рәвештә алып барылачак. Вакыт кыса, чөнки кар эреп беткәч тә, көннәр кояшлы торса, җир бик тиз кибеп китәчәк. Шуңа күрә оптималь уңайлы сәгатьне сагалап кына торырга кирәк булачак. Бүген хәл ителергә тиешле проблемалар иртәгә калырга тиеш түгел, дип билгеләп үттеләр комиссия әгъзалары.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев