Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Россиянең иң пычрак төбәкләре рейтингы төзелгән

"Экологик яктан фәкыйрь зона" булып Красноярск шәһәре табылган. Чиләбе өлкәсе Россиянең иң пычрак төбәге булып чыккан. 2016-2017 елларың кыш йомгаклары буенча «Яшел патруль» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы төзегән «Росия Федерациясе субъектларының экология рейтингы» мәгълүматлары шуны күрсәтә, дип хәбәр итә RT мәгълүмат агентлыгы. Шулай ук иң начарлар рәтендә Свердловск, Тверь, Оренбург, Курган...

"Экологик яктан фәкыйрь зона" булып Красноярск шәһәре табылган.
Чиләбе өлкәсе Россиянең иң пычрак төбәге булып чыккан. 2016-2017 елларың кыш йомгаклары буенча «Яшел патруль» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы төзегән «Росия Федерациясе субъектларының экология рейтингы» мәгълүматлары шуны күрсәтә, дип хәбәр итә RT мәгълүмат агентлыгы.
Шулай ук иң начарлар рәтендә Свердловск, Тверь, Оренбург, Курган һәм Иркутск өлкәләре, Еврей автоном өлкәсе һәм Бурятия республикасы бар. "Экологик яктан фәкыйрь зона" булып Красноярск шәһәре табылган, дип белдерә «Звезда» телеканалы.
Россиянең иң чиста субъектлары - Тамбов өлкәсе, Алтай республикасы Алтай өлкәсе. Имин төбәкләр буенча беренче унлыкка Ульяновск, Белгород һәм Төмән өлкәсе, Чукот автоном округы һәм Чуваш республикасы кергән. Мәскәү һәм Санкт-Петербург бишенче һәм тугызынчы урында, 2016 елның көзендә алар җиденче һәм уникенче баскычта булган.
Рейтинг төзегәндә һава, су хәле, хакимиятнең җаваплылыгы, иҗтимагый оешмалар активлыгы һәм башка критерийлар хисапка алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев