Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Республика урманчылыклары урманнарны саклауга һәм яклауга хезмәт итәчәк яңа машиналар алдылар

Республика урманчылыгы хезмәткәрләренә илле УАЗ машинасы ачкычларын тантаналы шартларда Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев тапшырды. - Быелгы ел Экология елы дип игълан ителгән иде һәм урман комплексы өчен өстәмә рәвештә илле урман-патрульлек машинасы алу - мөһим вакыйга, - дип ассызыклады ул. - Ел саен без урманчылыкларыбызның техник базасын...

Республика урманчылыгы хезмәткәрләренә илле УАЗ машинасы ачкычларын тантаналы шартларда Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев тапшырды.

- Быелгы ел Экология елы дип игълан ителгән иде һәм урман комплексы өчен өстәмә рәвештә илле урман-патрульлек машинасы алу - мөһим вакыйга, - дип ассызыклады ул. - Ел саен без урманчылыкларыбызның техник базасын ныгытабыз. Бары соңгы ике елда гына республикада урман янгыннарына каршы көрәшү өчен биш янгын-техник станция төзелде. Шуның нәтиҗәсендә урманнарыбызда янгыннарга юл куелмады.

Тантана Шәһәр яны урманчылыгының Биектау районы территориясендә урнашкан Иске Казан участок урманчылыгында узды. Автомашиналы булучылар арасында Ислейтар һәм Шәһәр яны урманчылыклары да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев