Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Районның киләчәге – яшьләр кулында

1 нче Биектау мәктәбенең актлар залында районның яшь укытучылары җыелышы уз-ды. Ул мәгариф бүлеге инициативасы белән яшьләрнең икътисади һәм социаль активлыгын арттыру максатында оештырылды. Киңәшмәне Биектау районы башлыгы урынбасары Ләйсән Галәүтдинова алып барды. Аның сүзләренә караганда, районыбызда 30 яшькә кадәрге яшьләр күп, әмма, ни кызганыч, алар үзләрен күрсәтергә атлыгып тормыйлар....

1 нче Биектау мәктәбенең актлар залында районның яшь укытучылары җыелышы уз-ды. Ул мәгариф бүлеге инициативасы белән яшьләрнең икътисади һәм социаль активлыгын арттыру максатында оештырылды.

Киңәшмәне Биектау районы башлыгы урынбасары Ләйсән Галәүтдинова алып барды. Аның сүзләренә караганда, районыбызда 30 яшькә кадәрге яшьләр күп, әмма, ни кызганыч, алар үзләрен күрсәтергә атлыгып тормыйлар. Шуңа күрә бүгенге яшьләрнең ни белән шөгыльләнүләрен, аларны ниләр кызыксындыруын белү максаты белән шушындый очрашу оештырырга дигән карар кабул ителә. Көн тәртибенә куелган мәсьәләләр: «Район тормышын киләчәктә нинди итеп күрәбез? Моның өчен без ниләр эшли алабыз? Безнең активлыгыбыз нәрсәдә чагыла»?

Ләйсән Илгизовна сүз-ләренә караганда, бүгенге көндә районда җәмә-гать оешмаларының активлыгына кагылышлы хәл җиңелләрдән түгел. Дөресен генә әйткәндә, алар эшләмиләр, 18 яшьтән алып 30 яшькә кадәргеләр үзләрен берничек тә сиздермиләр. Районда берничә эшләүче Җәмәгать оешмасы бар, болар - сугыш һәм хезмәт ветераннары советы, җәмәгатьчелек советы. Әмма болар гына аз.

Аннары җыелышта катнашучы укытучылар үзләренә билгеле булган җәмәгать оешмалары һәм сәяси партияләр турында сөйләделәр, шулай ук бүгенге яшьләр актив, максатчан, кызыксынучан булып үсәләр, дигән нәтиҗә чыгардылар. Укытучыларның бурычы - шушы активлыкка ярдәм итү, яшьләрне үзләре яшәгән төбәк белән кызыксындыру.

Биектау районы башлыгы урынбасары Ләйсән Галәүтдинова җәмәгать активлыгын күрсәткән очракта яшь белгечләр файдалана ала торган мөмкинлекләр турында сөйләде. Яңа елдан башкарма комитетта кадрлар резервы булдырылачак, анда белемле, актив 40 яшькә кадәрге кешеләр керә ала. Әгәр дә кеше үзен 2015 елга кадәр күрсәтә икән, ул депутатлыкка кандидат була ала. Шулай ук Җәмәгатьчелек советы һәм халыклар Ассамблеясы да бар. Теләк булганда боларның барысы белән дә шөгыльләнергә мөмкин.

Әлбәттә, һәр җәмәгать оешмасына җаваплылык, өстәмә эш йөкләнә. Әмма яхшы эшләр өчен күр-сәтелә торган грант ярдәме турында да онытырга ярамый.

Соңыннан яшь укытучылар бергә ешрак җые-лырга, танышырга, өйрәтә торган тренинглар уздырырга кирәк, дигән тәкъдим ясадылар. Ә район башлыгы урынбасары:

- Безнең районда эшләп, аны Татарстан күлә-мендә алга этәрүегезне бик тә телибез. Бездә җиңүләр дә, шул ук вакытта "этәргеч" ясарга кирәкле йомшак яклар да бар. Һәркайсыбызның тормышында үз максатлары булуга карамастан, без боларны бергә тупланып кына эшли алабыз. Чөнки бу һәркемгә дә кирәк, барыбызның да уңышлы районда яшисе килә бит, - диде.

Очрашуга шулай ук "Татарстан Республикасының Аграр яшьләр берләшмәсе" рәисе урынбасары Эльмира Сабирҗанова да килде, ул үзенең оешмасы һәм аның авыл яшьләренә бирә торган мөмкинлекләре турында сөйләде.

- Әлеге оешма сезнең турыда һәм сезнең өчен, - диде Эльмира Сабирҗанова. - Региональ җәмәгать оешмасы Татарстан районнарында яшәүче яшьләр белән эшли һәм бүген үз сафларында 195,2 мең яшь кешене исәпли. Бу республикадагы авыл халкының 20,7 процентын һәм Татарстан Республикасындагы барлык яшьләрнең 21,6 процентын тәшкил итә. Берләшмәнең төп максаты - авыл яшьләренең социаль һәм икътисади активлыгын күтәрү.

Оешма авыл яшьләренең социаль, белем бирү һәм эшмәкәрлек инициативаларын яклау, авыл яшьләренең үсешенә, патриотлык хисен тәрбияләүгә булышырга тиеш.

«Аграр яшьләр берләшмәсе» хәзерге вакытта «2011-2015 елларга Татарстан Республикасының авыл яшьләре» дигән озак сроклы максатчан программасын тормышка ашыра. Аның кысаларында авылда яшәүче яшьләргә консультацияләр уздыруның электрон хезмәте, компьютер белеме нигезләренә дистанцион юл белән төшендерү, социаль проектлау, бизнес-планлаштыру системасы булдырылачак.

Урыннарда, район үзәкләрендә һәм җирлекләрдә программаны «Аграр яшьләр берләшмә»сенең район бүлекчәләре һәм башлангыч оешмалары тормышка ашыра. Бүгенге көндә алар республиканың барлык районнарында да диярлек оештырылган һәм эшлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев