Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Районның халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рания Гайнетдинова: электрон ысул халыкка хезмәт итә

2016 елның 1 июленнән ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү порталында баланы мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләренә һәм мәктәпләргә йөрткән өчен түләнә торган акчага кайтарма түләү (компенсация) алу өчен электрон гариза җибәрү мөмкинлеге туды. Бүгенге көндә электрон гариза бирү мөмкинлегенең тагын да тулыландырылган исемлеге барлыкка килде. Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү...

2016 елның 1 июленнән ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү порталында баланы мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләренә һәм мәктәпләргә йөрткән өчен түләнә торган акчага кайтарма түләү (компенсация) алу өчен электрон гариза җибәрү мөмкинлеге туды.
Бүгенге көндә электрон гариза бирү мөмкинлегенең тагын да тулыландырылган исемлеге барлыкка килде. Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү порталы мөмкинлекләре турында безгә районның халыкны социаль яклау бүлеге башлыгы Рания Һади кызы Гайнетдинова сөйләде.
- Рания Һадиевна, нинди дәүләт хезмәте буенча электрон гариза биреп була?
- Бүгенге көндә дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү порталы аша (uslugi.tatarstan.ru) түбәндәге дәүләт хезмәтләрен алу өчен гариза бирү мөмкинлеге бар: аерым категория гражданнар өчен коммуналь хезмәтләргә түләү буенча ташламалы субсидиеләр; инвалидларга торак-коммуналь предприятиеләре күрсәткән хезмәт өчен түләүләр буенча ташламалы субсидиеләр; 18 яшькә кадәр 3 һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләргә торак-коммуналь хезмәте түләүләре өчен ташламалы субсидиеләр; күп балалы гаилә әгъзаларына транспорттта йөрү, дарулар алу,торак-коммуналь хезмәте өчен субсидиеләр; балалар бакчаларына түләнә торган акчаларның бер өлешен кире кайтару, баланы бакчага йөрткән өчен түләнә торган акчага кайтарма түләү (компенсация) алу өчен; пенсионерларга транспортта йөрергә ай саен түләнә торган акча өчен; балага ай саен түләнә торган акча өчен; бала тугач бер тапкыр бирелә торган пособие өчен; бала караган өчен ай саен түләнә торган акча өчен; оешманың юкка чыгуы сәбәпле эштән китәргә мәҗбүр булган көмәнле һәм бала тапкан хатыннарга түләнә торган акча алу өчен гариза язып була.
Портал аша гариза бирү өчен "Шәхси кабинет" аша "Социаль яклау" - "Ярдәм акчасы, субсидие, кайтарма түләү алу өчен гариза бирү" - "Ата-ананың бала өчен түләгән акчасының бер өлешен кире кайтару" бүлекләренә керегә кирәк.
- Электрон гаризаны җибәргәннән соң социаль яклау бүлегенә яңадан мөрәҗәгать итәргә кирәк булачакмы?
- Инвалидларга торак-коммуналь предприятиеләре күрсәткән хезмәт өчен түләүләр буенча ташламалы субсидиеләр; 18 яшькә кадәр 3 һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләргә торак-коммуналь хезмәте түләүләре өчен ташламалы субсидиеләр; күп балалы гаилә әгъзаларына транспорттта йөрү, дарулар алу, торак-коммуналь хезмәте өчен субсидиеләр; балалар бакчаларына түләнә торган акчаларның бер өлешен кире кайтару, баланы бакчага йөрткән өчен түләнә торган акчага кайтарма түләү алу өчен; пенсионерларга транспортта йөрергә ай саен түләнә торган акча өчен; балага ай саен түләнә торган акча алу өчен өстәмә документлар белән социаль яклау бүлегенә килеп йөрүнең кирәге калмый. Электрон юл белән җибәрелгән гаризагызның статусын сез шәхси кабинетыгызга кереп тикшерә аласыз.
- Портал аша гариза бирү өчен өстәмә рәвештә үзеңнең кем икәнлегеңне (авторизация узу) күрсәтергә кирәк буламы?
- Әйе, моңа кадәр һәр физик зат үзен тиңләштерү максатыннан Бердәм (ЕСИА) системасына мөрәҗәгать итәргә тиеш. Бердәм система - ул гражданнарга барлык төр дәүләт һәм муниципаль хезмәтне электрон юл белән алганда бирелә торган бердәм пароль (электрон ачкыч) һәм логин.
Кәрәзле телефон һәм электрон адрес аша гына да дәүләт хезмәте алу мөмкинлеге бар. Әмма бу очракта гражданнарга субсидие, ярдәм акчасы түләү белән бәйле булган дәүләт хезмәте күрсәтелми.
Үзен тиңләштерү максатыннан Бердәм (ЕСИА) системасына кеше киң күләмдә электрон хезмәт алырга җыенган очракта гына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
- Рания Һадиевна, әйтегез әле, тиешле барлык документларны туплап, районның социаль яклау бүлегенә кемнәр дәүләт хезмәте алу максатыннан шәхсән мөрәҗәгать итә ала?
- 16-18 яшьлек балалары техникумнарда, югары уку йортларында укучы әти-әниләр һәм аларның ышанычлы кешеләре, үзләренең никахларын рәсми рәвештә теркәгән һәм бала туу турында таныклыкны Татарстаннан читтә алган гражданнар, баласының әтисе (әнисе) белән рәсми рәвештә язылышмаган һәм ялгыз ана (ата) булып рәсми теркәлмәгән гражданнар социаль яклау бүлегенә тиешле документлар белән үзләре килергә тиеш була. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, балага ай саен түләнә торган акча, баланы бакчага йөрткән өчен түләнә торган акчага кайтарма түләү алу өчен пенсия фонды идарәсенә мөрәҗәгать итү мәҗбүри шарт булып тора. Чөнки анда гаиләнең һәр әгъзасы буенча керемнәр турында белешмә тупланган.
Өстәмә мәгълүматлар алу өчен районда кайнар линия эшли. Кайнар линиянең телефоны: 2-32-53.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев