Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Районда яңа җәмәгать судьясы эшли башлады

Узган сишәмбедә Биектау муниципаль районының Гадел хөкем йортында 1 нче участокка җәмәгать судьясын билгеләүгә багышланган тантаналы чара узды. Анда Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, Татарстан Республикасының Юстиция министры урынбасары Надежда Рогозина, район суды рәисе Айдар Галиәкбәров, шулай ук тулысы белән район суды коллективы катнашты. Чараны Биектау районы судьясы ачты: -...

Узган сишәмбедә Биектау муниципаль районының Гадел хөкем йортында 1 нче участокка җәмәгать судьясын билгеләүгә багышланган тантаналы чара узды.

Анда Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, Татарстан Республикасының Юстиция министры урынбасары Надежда Рогозина, район суды рәисе Айдар Галиәкбәров, шулай ук тулысы белән район суды коллективы катнашты.

Чараны Биектау районы судьясы ачты:

- Татарстан Республикасының Дәүләт Советы карары нигезендә узган атнада районның җәмәгать судьясы сайланды. Әлеге вазифаны дәгъвалаучы бердәнбер кандидат Әдилә Зәйниева иде. 2013 елның 21 ноябрендә күпчелек тавыш белән 1 нче участокка җәмәгать судьясы итеп нәкъ менә ул сайланды да.

БЕЛЕШМӘ:

Әдилә Хәким кызы Зәйниева Биектауның 1 нче урта мәктәбендә укыган. 9 нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, Казан (Идел буе) федераль университеты каршындагы Н.И.Лобачевский исемендәге лицейга кергән. Казан федераль университетының юридик факультетын тәмамлап, юрист булып эшли башлаган.

Федераль закон таләпләре нигезендә җәмәгать судьясы Россия Федерациясе флагы янында ант итәргә тиеш. Әдилә Зәйниеваны яңа вазифасы белән район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин котлады:

- Җәмәгать судьясы итеп нәкъ менә шушы кешенең сайлануына мин икеләтә шат. Беренчедән, ниһаять, үз кадрларыбыз, Биектау районында туып-үскән кешеләр барлыкка килде. Мин, район җитәкчесе буларак, моңа шатланмый кала алмыйм. Аннары мин аның әтисе Хәким Абдулловичны бик күркәм, абруйлы кеше буларак белә идем. Кызы да үзен җаваплы, гадел судья итеп күрсәтер, дип ышанам. Без сиңа эшеңдә дә, шәхси тормышыңда да бәхет, шулай ук уңышлар һәм яңа казанышлар телибез.

Район суды рәисе Айдар Галиәкбәров район җитәкчеләренә суд хезмәтен тирәнтен аңлаулары һәм ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде:

- Безнең җәмәгать судьялары һәм башка хезмәткәрләр үзләренең вазифаларын иң яхшы шартларда башкару мөмкинлегенә ия, - диде ул.

Аннары ул безнең дәүләттә властьның закон чыгаручы, башкаручы һәм суд властьларына бүленеп йөртелүен искә төшерде. Җәмәгать судьясына күп хокуклар бирелә: кешене хокукларыннан, ирегеннән, күчемсез милегеннән һәм башка уңайлыклардан судьядан тыш берәү дә мәхрүм итә алмый. Ул үзенең вәкаләтләрен ачык итеп тормышка ашыра һәм законга нигезләнгән гадел карар кабул итә.

Судьяларга вәкаләтләр бирелгәндә аларга кайбер власть символлары да тапшырыла. Шундый төп символларның берсе - мантия. Аны Әдилә Зәйниевага тантаналы шартларда Татарстан Республикасының юстиция министры урынбасары Надежда Рогозина тапшырды:

- Мин сезгә әлеге мантияне Татарстан Республикасының Юстиция министры Лариса Глухова исеменнән тапшырам. Моннан тыш, беренче чиратта сезгә сабырлык теләр идем. Алдыгызда киеренке, катлаулы һәм бик җаваплы эшләр тора. Кешеләр язмышын нәкъ менә Сез хәл итүегезне һәрвакыт истә тотарга кирәк, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев