Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Район Советы утырышы

2012 нче елның 24 февралендә Биектау муниципаль район Советының унөченче утырышы булды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Премьер-министрның беренче урынбасары - ТРның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТРның Дәүләт Советы депутатлары, ТР Президенты Аппараты һәм Министрлар Кабинетының җаваплы хезмәткәрләре катнашты. Биектау муниципаль районының 2011 елгы социаль-икътисади...

2012 нче елның 24 февралендә Биектау муниципаль район Советының
унөченче утырышы булды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Премьер-министрның беренче урынбасары - ТРның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТРның Дәүләт Советы депутатлары, ТР Президенты Аппараты һәм Министрлар Кабинетының җаваплы хезмәткәрләре катнашты.

Биектау муниципаль районының 2011 елгы социаль-икътисади үсеше һәм 2012 нче елда алда торган бурычлар турындагы отчет доклады белән район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин чыгыш ясады.

Көн тәртибенең "Районның 2011-2013 нче елларга агропромышленность комплексы үсеше буенча Комплекслы программасы үтәлеше турында"гы мәсьәлә буенча өстәмә доклад белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнар Мөхлисов чыгыш ясады.

Аннары "2011 елда авыл халкының эшлекле активлыгын күтәрү эшенең йомгаклары һәм 2012 елда районда шәхси ярдәмче хуҗалыкларны тагын да үстерү бурычлары турында"гы мәсьәлә буенча сүз Ямаширмә авыл җирлеге башлыгы Фәнил Мөхтәровка бирелде.

2009-2012 нче елларга Биектау муниципаль районында хокук тәртибе бозуларга профилактика буенча Комплекслы программаның, 2012-2014 елларга коррупциягә каршы муниципаль программа һәм террорлык янауларыннан һәм экстремистлык чагылышларыннан куркынычсызлыкны тәэмин итү бурычлары турында Биектау районы прокуроры Фәнис Гайфуллинның өстәмә доклады тыңланды.

Реклама

Утырышта шулай ук "Район Советының "2012 елга һәм 2013-2014 нче елларның пландагы чорына Биектау муниципаль районы бюджеты турында"гы карарына үзгәрешләр кертү турында", "Биектау муниципаль район Советы Уставына һәм Регламентына үзгәрешләр кертү турында"гы мәсьәләләр каралды.

Тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.

Утырыш тәмамланганнан соң анда катнашучылар алдында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев