Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Район Советы депутатлары агымдагы мәсьәләләр турында фикер алыштылар

Биектау үзәк мәдәният йортында Биектау районы Советының XVIII утырышы узды. Сессиядә РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Гыйльметдинов катнашты. Көн тәртибендә 14 мәсьәлә иде. Бу хакта тулырак безнең хәбәрчебез материалында укый алырсыз. Утырыш алдыннан Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин Вәлиуллиннар гаиләсенә 3 меңенче юбилейлы ана капиталы сертификатын тапшырды. Кечкенә Мөнир ул...

Биектау үзәк мәдәният йортында Биектау районы Советының XVIII утырышы узды. Сессиядә РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Гыйльметдинов катнашты. Көн тәртибендә 14 мәсьәлә иде. Бу хакта тулырак безнең хәбәрчебез материалында укый алырсыз.

Утырыш алдыннан Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин Вәлиуллиннар гаиләсенә 3 меңенче юбилейлы ана капиталы сертификатын тапшырды. Кечкенә Мөнир ул туганчы ук дәүләт күптән инде аның киләчәген кайгыртканын аңламый әлегә.
Алга таба тантаналы фанфаралар җитди сораулар белән алышынды. Алар исә сессия көн үзәгенә куелган иде. "2017-2020 елларда Биектау муниципаль районында ТР дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү" муниципаль программасын гамәлгә ашыру барышы хакында Биектау районы мәгариф бүлеге башлыгы Нияз Әхмәтҗанов сөйләде. Ул билгеләп үтүенчә, районның 38 балалар бакчасының 17се - "татар". 11 "рус" телле балалар бакчаларында татар төркемнәре ачылган. Мәктәпләргә килсәк, бүгенге көндә татар телендә укыту киңлеге 45%. Бүгенге көндә биектаулыларга туган телдә дистанцион уку мөмкинлеге тудырылган.

- Районның мәгариф учрежденияләрендә татар теленә өйрәтү буенча дистанцион проект гамәлгә ашырыла. Агымдагы уку елында аны 120 кеше үтте. Апрельдән тагын 50 кеше online-мәктәптә белем ала башлаячак, - дип билгеләп үтте Нияз Әхмәтҗанов.

РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Гыйльметдинов билгеләп үтүенчә, соңгы вакытта дәүләт милли һәм милләтара мөнәсәбәтләргә зур игътибар бирә. Күпмилләтле халыкларның телләрен саклау - эшнең иң авыр һәм четрекле юнәлеше. Татарстанны монда үрнәк итеп куярга мөмкин. Бу мәсьәләне чишү алымы системалы характер йөртә.

- Бездә бернинди дә кечкенә, кече, кирәк һәм кирәксез телләр юк. Барлык телләр дә тигез дәрәҗәдә. Барлык телләрне дә сакларга кирәк: рус, татар, чуваш, мари телләрен ,- дип ассызыклады Дәүләт Думасы депутаты.

Үсеп килүче яшь буынны тәрбияләү темасын , үз докладында Биектау районы башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Нәфис Миңнебаев дәвам итте. Монда исә сүз спорт сөюче яшьләрне тәрбияләү хакында барды. "2014-2016 елларда Биектау районында физик культура һәм спортны үстерү. 2016 елның эш нәтиҗәсе" муниципаль программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәләренә бәйле чыгышында, Нәфис Наил улы, районның спорт тормышы күптөрле җиңүләргә бай булса да, чишелеш таләп итүче проблемаларның күплеген дә билгеләп үтте.

- Яшьләр сәясәтен үстерү буенча Биектау районы 20 нче урыннан түбәндә урнашкан. Рейтинг күрсәткечләрен яхшырту максатында "Яшьләр" АМС теркәлү буенча актив эшчәнлек алып барыла. Яшьләр арасында лидерларны табу, тәрбияләү системасын яхшырту, яшьләрнең хезмәт активлыгын үстерү һәм аларны республиканың киң масштаблы проектларына җәлеп итү мөһим, - ди Нәфис Миңнебаев.

Алга таба сораулар муниципаль идарәсенең вакант урыннары, торак һәм җир контроле буенча район үсешенә саллы өлеш керткән гражданнар истәлеген мәңгеләштерү максатында муниципаль учреждения һәм оешмаларга исем бирү тәртибе каралды.

Карар проектларын депутатлар бер тавыштан кабул итте. Сүз уңаеннан, депутатлар корпусы тагын бер кешегә артты. 19 мартта узган Биектау районы депутатына сайлаулардан соң, Рәнис Хөсәенов Алат авыл җирлеге башлыгы итеп билгеләнде.

Совет утырышы тәмамланганнан соң, Биектау районы Башкарма комитеты киңәйтелгән утырышка җыелды. Ул 9 майга әзерлек мәсьәләсе белән башланды. Агымдагы елда оештыручылар бәйрәмнең масштабы тагын да зураер дип вәгъдә бирәләр. Бер генә оешма һәм предприятия читтә калырга тиеш түгел. Үрнәк итеп "Биектау" боз сарае директоры Андриян Тябин куелды. Ул инде хәзердән И-16 истребителен гәүдәләндерүче самолет төзелешен башлап җибәргән.

Шулай ук гражданнарның үзара салым, өлкән буынны диспансеризацияләү, янгынга каршы чараларга әзерлек буенча сораулар да читтә калмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев