Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Район башлыгының Яз һәм хезмәт бәйрәме белән котлавы

Хөрмәтле райондашлар, кадерле дуслар! Сезне Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм! 1 Май - якты, җылы, матур бәйрәм. Без бу бәйрәм турында һәрвакыт Яз һәм хезмәт бәйрәме буларак сөйлибез. Безнең яңа тарих 1 майга яңа яңгыраш бирсә дә, аның мәгънәсе үзгәрешсез кала. Ул һәркайсыбыз өчен, элеккечә, -...

Хөрмәтле райондашлар, кадерле дуслар!

Сезне Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм!

1 Май - якты, җылы, матур бәйрәм. Без бу бәйрәм турында һәрвакыт Яз һәм хезмәт бәйрәме буларак сөйлибез. Безнең яңа тарих 1 майга яңа яңгыраш бирсә дә, аның мәгънәсе үзгәрешсез кала. Ул һәркайсыбыз өчен, элеккечә, - Хезмәт, Дуслык һәм милләтара татулык бәйрәме. Ә бу кыйммәтләр, лаеклы рәвештә, районыбыз горурлыгына әверелде. Эштән яхшырак нәрсә бар, бигрәк тә күңел тартып торган эш булса?

Хезмәт сөючәнлек һәм изге эшләргә омтылыш уңышның нигезен тәшкил итә. Районыбыз үсеш темпларын көннән-көн арттыра бара. Авыл хуҗалыгында булсынмы, сәнәгать өлкәсендә булсынмы, халкыбыз икътисадый эшчәнлектә актив катнаша. Предприятиеләр чыгарган продукциягә заказлар артып тора. Кече һәм урта бизнес, фермерлык һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар үсеше өчен шартлар тудырыла. Торак базарында тәкъдимнәр арта бара, күп кенә социаль программалар уңышлы эшләвен дәвам итә. Мәгариф һәм сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт өлкәләрендә бәхәссез уңышларыбыз бар. Бүген төп максатыбыз - барган юнәлештән тайпылмыйча, алга таба да үсеш юлын дәвам итү. Бары тик уртак тырышлык белән генә без тотрыклылыкка һәм байлыкка, милләтара татулыкка һәм тынычлыкка ирешербез. Бу казанышларыбызның нигезендә һәркайсыбызның намуслы тырыш хезмәте ята.

Хөрмәтле биектаулылар! Якты, җылы бәйрәм уңаеннан сезгә иң изге теләкләремне юллыйм. Бүгенге адымыбызга караганда да икенчесе ныграк, бүгенге көнебезгә караганда иртәгәсе яктырак, кыласы хезмәтебез кылганына караганда да мәгънәлерәк булсын. Районыбызның һәр гаиләсенә тигезлек һәм мәхәббәт, аның һәр кешесенә сәламәтлек, бәрәкәтле мул тормыш, йортларыбызга иминлек телим. Бәйрәм белән!

Биектау районы хакимияте башлыгы Рөстәм Кәлимуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев