Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Район башлыгының Җирле үзидарә көне белән котлавы

Хөрмәтле хезмәттәшләр! Бүген, 21 апрельдә, район муниципалитетлары үзләренең һөнәри бәйрәмнәре - Җирле үзидарә көнен билгеләп үтә. Бу көнне без муниципаль берәмлек җитәкчеләренә һәм җирле хакимият белгечләренә, депутатларга хөрмәт күрсәтәбез. Җирле үзидарә - район хакимиятенең ышанычлы таянычы. Сезнең төп байлык - киңкырлы белем, зур тормыш тәҗрибәсе, тырышлык һәм җаваплылык. Бу барлык...

Хөрмәтле хезмәттәшләр!
Бүген, 21 апрельдә, район муниципалитетлары үзләренең һөнәри бәйрәмнәре - Җирле үзидарә көнен билгеләп үтә. Бу көнне без муниципаль берәмлек җитәкчеләренә һәм җирле хакимият белгечләренә, депутатларга хөрмәт күрсәтәбез.
Җирле үзидарә - район хакимиятенең ышанычлы таянычы. Сезнең төп байлык - киңкырлы белем, зур тормыш тәҗрибәсе, тырышлык һәм җаваплылык. Бу барлык куелган максат һәм бурычларга ирешү өчен төп ачкыч булып тора.
Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең район хакимияте органнары белән тыгыз хезмәттәшлеге ярдәмендә, Биектау районында яңа торак йортлар төзелә, төрле социаль-мәдәни көнкүреш объектлары файдалануга тапшырыла, юл инфраструктурасы һәм урам яктырту системасы модернизацияләнә, авыл халкын су белән тәэмин итү яхшыра, парклар һәм скверлар төзекләндерелә, ял итү урыннары булдырыла, мәчет һәм чиркәүләр сафка бастырыла. Моның нәтиҗәсе буларак, районыбыз авыллары күзгә күренеп үзгәрә, аларда кешеләр яшәр, эшләр һәм балалар тәрбияләр өчен уңай шартлар булдырыла. Авыл кешесенең күңел тынычлыгы, киләчәк көнгә ышанычы арта.
Бүгенге бәйрәм көнендә районыбыз җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренә нык сәламәтлек, бетмәс дәрт, авыр эшләрендә һөнәри уңышлар, яхшы хезмәт өчен хөрмәт, ә барлык район халкына уртак йортыбызның чын хуҗалары булуларын телим!
Биектау районы хакимияте башлыгы Рөстәм Кәлимуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев